tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисен кабул итте
Татарстан мөфтие Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисен кабул итте

Татарстан мөфтие Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисен кабул итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Мәскәүгә эшлекле сәфәреннән Казанга Бөтендөнья мөселман берләшмәләре советы идарәсе рәисе Али Рәшид Әл Нуайми белән кайтты. Бүген, рабигыль-ахир аеның 17-нче көнендә (2-нче декабрьдә), Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән мәртәбәле кунак җитәкчелегендәге делегация, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң, ТР мөселманнары Диния нәзарәтен күреп китте.

Мөфтият эшчәнлеге белән танышу “Хозур” нәшрият йортыннан башланды. Делегацияне биредә нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин каршы алды һәм “Хозур” нәшриятының төп эш юнәлешләре, соңгы елларда ирешкән уңышлары һәм яңа проектлары хакында сөйләде. Кунак нәшриятта дөнья күргән китаплар, ел нәтиҗәләре белән танышты. Али Рәшид Әл Нуайми шулай ук нәзарәтнең darul-kutub.com электрон китапханәсе өчен борынгы китапларны сканер аша уздыруны үз күзләре белән карады. Быел электрон китапханә сайтына барлыгы 160 иске китап сканер аша цифрлаштырып урнаштырылган. Китапларның күпчелеге 1918 елга кадәр дөнья күргән, араларында Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Галимҗан Барудиның сирәк очрый торган хезмәтләре бар. Мөхтәрәм кунак, дини мирасны саклауга карата соклануын белдереп, уңышлар теләде. Бер уңайдан шәех “Хозур ТВ” студиясендә нәшрият җитәкчесе Ришат Хәмидуллинга интервью бирде. Әңгәмә барышында экстремизмга каршы көрәш, Ватанны һәм туган илне ярату, милли трацияләргә һәм мираска сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләләре күтәрелде.

Татарстан мөфтияте резиденциясендә кунакны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов һәм башкалар каршы алды. Али Рәшид Әл Нуайминың республика Диния нәзарәтенә беренче килүе түгел – былтыр Камил хәзрәт, аны кабул итеп, мөфтиятнең исламны үстерү өлкәсендәге иң көчле проектлары хакында сөйләгән иде. Бүген исә ул традицион ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге киңкырлы эшчәнлекнең яңа нәтиҗәләре һәм казанышлары турында сөйләде. Аеруча зур игътибарны хәзрәт мөселман мәгарифен үстерү, Коръәнне өйрәнү, фәнни эшчәнлек алып бару, нәзарәтнең медиапроектлары, яшьләр сәясәте һәм хәйриячелеккә юнәлтте. Камил хәзрәт шулай ук делегацияне мөфтиятнең структур бүлекчәләре белән таныштырды. Али Рәшид Әл Нуайми нәзарәт эшчәнлеген югары бәяләде һәм хуплады.

Очрашуның икенче өлешендә сүз Болгар ислам академиясе турында барды. БИА ректоры Данияр Абдрахманов әңгәмә барышында уку процессын тормышка ашыруда хезмәттәшлек алып бару мәсьәләләре хакында сөйләде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*