tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие халыкны Skype аша кабул итәчәк
Татарстан мөфтие халыкны Skype аша кабул итәчәк

Татарстан мөфтие халыкны Skype аша кабул итәчәк

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәр сишәмбедә уза торган халыкны кабул итү көне иртәгә Skype аша аралашулар рәвешендә узачак. Исегезгә төшерәбез, республика өммәте вәкилләре белән мөфти атна саен сишәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр шәхси очрашулар уздыра. Республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелү һәм дин кардәшләребезгә уңайлы булсын өчен, иртәгә Камил хәзрәт гражданнарны кабул итүне видеоконференция форматында читтән торып үткәрәчәк. Гражданнарны видеоэлемтә рәвешендә кабул итү 9.00 сәгатьтә башлана һәм 11.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Мөфти белән dumrt-kazan адресы буенча элемтәгә чыгарга мөмкин булачак. Игътибар: күрсәтелгән адрес буенча шалтыраткан вакытта абонент башка кулланучы белән әңгәмәдә булырга мөмкин, бу очракта шалтыратуны кабатларга киңәш итәбез.

Шул ук вакытта барлык теләүчеләр элеккечә үк Камил хәзрәткә сораулар белән шәхсән очрашуга килеп тә мөрәҗәгать итә алалар. Әмма гражданнарны кабул итү көне оешкан төстә үтсен өчен, мөфти белән шәхси рәвештә иртәгә 11.00-дән 12.00-гә кадәр очрашырга була. Исегезгә төшерәбез, Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу өчен, (843) 237-94-53 телефоны буенча шалтыратырга һәм билгеләнгән көндә һәм вакытта кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгына сораулар һәм тәкъдимнәр белән dumrt.ru сайтында “Мөфтигә сорау” сәхифәсендә, Галиев мәчетендә җомгадан соң, шулай ук якшәмбе саен “Тынычлык” мәчетеннән иртәнге кросска кушылып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Шәригать буенча сорауларга җавапларны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль-ифта» Сall-үзәге номерына: 8 800-222-76-67 яисә нәзарәтнең Ышаныч телефонына шалтыратып алырга була: (843) 50-50-700 яисә 7(939) 50-50-700. Телефоннар дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*