tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәме белән тәбриклим! Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итсен. Гыйбадәтләребезгә савапны арттырып биреп, ике дөньяда да Үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсә иде! Әлеге мөбарәк бәйрәмебез һәрбер йортка шатлык, иминлек, муллык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

Корбан бәйрәме – бөек бәйрәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы көн – Корбан бәйрәменең беренче көне”. Корбан бәйрәменең тарихы Ибраһим пәйгамбәр вакыйгасы белән турыдан-туры бәйле, ул Аллаһы Тәгаләнең әмеренә буйсынып үзенең күптән көтеп алынган улын корбан итәргә әзер була. Әмма Бөек Зат – Рәхимле һәм Гадел. Ибраһим галәйһиссәламнең итагатьле булуына инанган хәлдә, Ул: “Хакыйкатьтә, бу – ачыктан-ачык сынау! Син аны уңышлы уздың” дип әйтә. Шуннан Раббыбыз Ибраһим галәйһиссәламнең улын корбан итү урынына корбанлык малын кабул итеп ала һәм тагын бер баланың дөньяга килүе белән бүләкли. Моның белән Аллаһы Тәгалә шуны күрсәтә: Аллаһыга якын булу өчен, кешенең корбан булуы таләп ителми, әмма Аллаһының кушканнарын берсүзсез үтәү һәм хакыйкать юлында үз-үзеңне аямыйча хезмәт итү сорала. Башка сүзләр белән әйткәндә, ел саен корбан чалу – Аллаһы ризалыгы өчен үзеңнең барлык мал-мөлкәтеңне мохтаҗлыкка төшкәннәргә корбан итәргә риза булуыңны күрсәү ул.

Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалу, аның барлык таләпләрен үтәү бик мөһим. Менә шуның өчен дә Гыйд әл-әдха бәйрәме дәвамында зирәк һәм юмарт кеше әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык, игелек һәм бәхет алып килергә, сәдака бирергә, мохтаҗларга корбан итен тапшырырга, ә иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга һәм рухи яктан канәгатьләнү хисенә омтылырга тиеш. Шулай итеп, корбан чалу гамәле кешеләр арасында бердәмлек һәм дуслык ныгуга ярдәм итә.

Әлеге көндә Аллаһы Тәгалә безгә рухи шатлык һәм Аның рәхмәте чагылышын тою өчен ихластан гыйбадәт кылырга насыйп итсә иде. Раббыбыздан безнең корбаннарыбызны, хаҗиларыбызның хаҗларын кабул итүен һәм барысының да туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телим! Аллаһы Тәгаләдән Үзенең рәхмәтеннән аермавын, бәхет һәм сәламәтлек, ә илебезгә һәм республикабызга иминлек, татулык, бердәмлек, бәрәкәт сорыйм!

Бәйрәм белән хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Татарстан Республикасы мөфтие                                                                                              Камил хәзрәт Сәмигуллин

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*