tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие Мәскәү онлайн Сабантуенда катнашты
Татарстан мөфтие Мәскәү онлайн Сабантуенда катнашты

Татарстан мөфтие Мәскәү онлайн Сабантуенда катнашты

4 июльдә Россия интернет киңлегендә онлайн Сабантуй узды. Сөекле халык бәйрәмен мондый гадәтти булмаган рәвештә Мәскәү татар милли мәдәният автономиясе оештырды. Мәскәү татарлары автономиясенең рәсми сайтында тамашачыларга бәйрәм итү өчен җиде онлайн-сәхифә тәкъдим ителде: милли көрәш, халык уеннары, эстрада йолдызлары катнашында концерт программасы, милли базар, пешерү мастер-класслары; шулай ук яшьләр танышу һәм проектларын уртаклашу өчен виртуаль алан, уникаль контент, интервью, илебезнең һәм дөньяның төрле җирләреннән турыдан-туры әңгәмәләр.

Секцияләрнең берсендә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да татар кылычы куллану осталыгын күрсәтте. Аннан кала, Татарстан мөселманнарының башлыгы кылыч куллану хәйләләре турында гына түгел, татар батырының кыяфәте һәм милли киеме турында да сөйләде.

Шунысы әһәмиятле, киләчәктә Камил хәзрәт үзенең Instagram аккаунтына язылучыларны татар гаскәрләренең гореф-кадәтләре белән таныштыруны дәвам итәчәк. Мисал өчен, циклның киләчәк чыгарылышында ул “зигхир” (укчының җәя керешен тарттыра торган балдагы) турында сөйләячәк. Роликларны Татарстан мөфтиенең Инстаграм рәсми аккаунтында @kamilhazrat карап булачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*