tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итеп җибәрде
Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итеп җибәрде

Татарстан мөфтияте Беларусь мөселманнарына дини әдәбият партиясен бүләк итеп җибәрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Беларусь Республикасы Мөселман дини берләшмәсенә “Хозур” нәшрияты китапларын җибәрде. Әлеге башлангыч Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча ТР МДН һәм БР МДБ арасындагы хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырылды.

Шул рәвешле, Минск Җәмигъ мәчете китапханәсе фондына ислам нигезләре һәм Беларусь өчен традицион саналган хәнәфи мәзхәбе, фикх, гакыйдә, ислам тарихы буенча тулы бер китаплар партиясе бүләк итеп җибәрелде. Алар арасында – Коръәннең “Казан басмасы”, шулай ук мөфти Камил Сәмигуллинның “Ислам 75 дәрестә” (“Ислам в 75 уроках”), “Хәнәфи фикхына кереш” (“Введение в ханафитский фикх”), “Һәркем Коръән-хафиз була ала” (“Каждый может стать Коран-хафизом”) һәм башкалар. Рус, татар һәм гарәп телләрендә дөнья күргән барлыгы 30 басма.

БР МДБ билгеләп үтүләренчә, ТР МДН Россия Федерациясендә төп Ислам үзәкләренең берсе булып тора, аның эшчәнлек дәрәҗәсе БДБ илләрендә генә түгел, ерак чит илләрдә дә киң танылу алды. Моннан тыш, дини берләшмә Татарстан мөфтияте һәм шәхсән Камил хәзрәт Сәмигуллинга “Нәзарәтнең Беларусь мөселманнары файдасына тапшырылган кыйммәтле басмалары өчен” рәхмәт белдерде.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: быел июль аенда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән Беларусь Республикасында булды. Сәфәр барышында ул Белоруссиянең мөселман дини берләшмәсе мөфтие Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович, Беларусь Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Али Воронович белән күрешеп сөйләште, Минск шәһәре Җәмигъ мәчетендә Белоруссия татарларының “Чишмә” милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләре, РФнең БРдагы илчелегендә Беларусь Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дмитрий Мезенцев белән очрашты, ил башкаласының бердәнбер мәчетендә дин кардәшләребезгә лекция укыды, вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы укытты.

Очрашулар нәтиҗәләре буенча, ике республика дин оешмалары арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсендә кулга-кул тотынып эшләргә кирәклеге турында килешенде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*