tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына таратылды
Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына таратылды

Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Иваново татарларына таратылды

23 октябрьдә Иваново шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Шушы максаттан алдан Иваново өлкәсе мөселманнарының Диния Нәзарәтенә басманың аерым тиражы җибәрелгән иде. Китапларны тантаналы рәвештә җирле Диния Нәзарәте рәисе, татарларның милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит хәзрәт Ляпинга тапшыру һәм аны милләттәшләргә тәкъдим итү өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ивановога рәсми эш сәфәре белән килде.

Бүгенге татар дин әһелләре арасында яхшы бәяләмә казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасының презентациясен Иваново өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе милләтләр йортында оештырды. Шунда ук беррәттән рус телендәге “Калям Шариф. Смысловой перевод” басмасы турында да тәфсилле мәгълүмат бирелде. Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Ляпин Камил Сәмигуллинга әлеге презентация һәм Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләре өчен олы рәхмәт белдерде. Басмалар исә Иваново татарларының гына түгел, башка милләт вәкиләрендә дә зур кызыксыну уятты.

Ивановода тәкъдим ителгән татар басмасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләмен 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше Башкортстан Республикасы, Мәскәү һәм Ленинград өлкәсенә җибәрелеп өлегерде, шулай ук быел август аенда Казанда узган Милләт җыены делегатларына да тапшырылды. Хәзер исә Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә шактый популярлык казанган әлеге татар телендәге заманча дини-илаһият фундаменталь хезмәте белән Иваново өлкәсе татарлары да таныша алды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*