tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Уфада тәкъдим ителде
Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Уфада тәкъдим ителде

Татарстан мөфтияте әзерләгән Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсе Уфада тәкъдим ителде

Бүген, 27 ноябрьдә Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасы узды. Шушы максаттан Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде. Бүгенге татар дин әһелләре арасында көтелгән һәм абруй казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы презентациясе шунда ук – Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә узды.

“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы – ул Коръәннең хәзерге татар әдәби телендә әзерләнгән мәгънәви тәрҗемәсе. Аны әзерләүдә Татарстан мөфтиятенең шәригать белгечләре, Коръән хәфизләре, татар һәм гарәп теле филологлары, кыйраәтләр, фикһ, гакыйдә буенча белгечләр катнашты.

Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган.

Шунысы әһәмиятле, Уфада тәкъдим ителгән басма Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча республикада игълан ителгән Туган тел елы кысаларында, татарлар күпләп яшәгән Россия төбәкләрендә бушлай тарату өчен, максатлы тираж белән бастырылды. Тиражның гомуми күләме 40 000 данә тәшкил итә. Аларның бер өлеше иң беренче чиратта җәен Башкортостан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалинның Казанга рәсми сәфәре вакытында республика мәчетләре өчен җибәрелгән иде.

Китап Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның милләттәшләргә туган телне һәм милли үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм үстерергә кирәк дигән мөрәҗәгате белән башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*