tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан парламенты комитеты милли телләрне кысрыклауга йөз тоткан закон проектын хупламады
Татарстан парламенты комитеты милли телләрне кысрыклауга йөз тоткан закон проектын хупламады

Татарстан парламенты комитеты милли телләрне кысрыклауга йөз тоткан закон проектын хупламады

Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына кертелә торган үзгәрешләрне хупламавы турында хәбәр ителде. Комитет рәисе Разил Вәлиев әлеге закон проектының РФ составындагы республикаларның дәүләт телләренең дәрәҗәсен кискен төшерә дип саный.

Р.Вәлиев билгеләп үткәнчә, “Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты август башында килгән. ТР Дәүләт Советы аны хуплау-хулмавы турында карарын тиз арада РФ Дәүләт Думасына хәбәр итәргә тиеш булган. Әмма, депутатларның каникуллары булу сәбәпле, сессия җыеп, фикер белдерү мөмкин булмаган. Шунлыктан, федераль парламентның Милләтләр эшләре комитетына Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының закон проектын хупламау турындагы карары гына җибәрелгән. Әлеге закон проекты федераль парламентка РФ Дәүләт Думасы депутатлары Г.Сәфәралиев, Г.Балыхин һәм В.Шемякин тарафыннан кертелгән.

“Милли мәсьәлә – иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Бигрәк тә тел өлкәсендә, – дип билгеләп үтте бүген Р.Вәлиев журналистлар белән аралашу вакытында. – Россиянең соңгы вакытта милли мәсьәләләр буенча стратегиясе дә кабул ителде, программалар, проектлар да эшләнә. Әмма алар берсе дә милләтләр файдасына түгел. Моннан берничә ел элек 309 нчы закон (милли-төбәк компонентын бетерүгә йөз тоткан документ) кабул ителде. Ул турыдан-туры милли мәгарифнең дәрәҗәсен түбән төшерү өчен эшләнгән закон булды. Иң куркынычы шунда – ул Россия Конституциясенә каршы килә. Россиянең милли мәсьәләләр буенча стратегиясендә дә РФ Конституциясенә каршы килгән урыннар бик күп. Мәсәлән, анда “Россия милләте” дип язылган. Андый милләт була алмый. Ә Россия Конституциясендә “Россиянең күп милләтле халкы” дип язылган. Бусы – дөрес. Әмма программаларда, законнарда ул башка рәвешле бирелә”.

“Бу закон проекты безгә каникул, ял вакытында килде. Нишләптер, менә шундый четерекле законнар безгә нигездә август аенда, депутатлар ял иткән вакытта җибәрелә. 309 нчы закон белән дә шулай булган иде, монысы белән дә шулай. Бу закон проектында турыдан-туры милли телләрне кысрыклау тәкъдим ителә. Моңа кадәр Россия Конституциясендә телләр өч дәрәҗәдә бирелә иде. Беренчесе – Россиянең дәүләт теле – рус теле, икенчесе – Россия милли республикаларының – субъектларының дәүләт теле (мәсәлән, Татарстанда – татар теле, Башкортстанда – башкорт теле) һәм милли телләр, туган телләр”, – дип аңлатты комитет рәисе.

“Ә менә бу яңа тәкъдим ителгән закон проектында субъектларның, милли республикаларның милли телләре түбәнрәк төшерелә. Алар гадәти туган телләр белән бер статуста итеп бирелә. Әлеге закон проектында матбугатка кагылышлы бик тә сәер тәкъдимнәр бар. Ул да булса, мәсәлән, бөтен матбугат чаралары рус телендә бастырылырга, рус телендә тапшырылырга тиеш. Радиомы, телевидениеме, башкасымы, дип язган. Әгәр дә инде туган телләр, милли телләрдә тапшырыла, языла икән, алар сүзгә-сүз рус телендәгесенә туры килергә тиеш. Сүзгә-сүз генә түгел, әгәр дә инде ул радиода, телевидениедә тапшырыла икән, хәтта интонация дә туры килергә тиеш. Мәсәлән, кемнеңдер фамилиясе яки бер вакыйга русча кычкырыбрак әйтелгән икән, татарча да аны диктор кычкырыбрак әйтергә тиеш. Әгәр кемнеңдер тавышы әкренрәк тавыш белән әйтелсә, әлеге закон проекты буенча, ул әкренрәк әйтелергә тиеш була. Бу бөтенләй бернинди калыпка, бернинди кысага сыймый торган нәрсә. Ә мондый урыннар анда шактый”, – диде Разил Вәлиев.

“Моңа кадәр судларда, хокук саклау органнарында үзебезнең туган телебездә, милли телләрдә чыгыш ясый идек, үзебезнең таләпләрне куя идек, гаризаларыбызны яза идек. Ә яңа закон проектында болар бөтенләй юк. Димәк, федераль судлар рус телендә генә эшләргә тиеш булачак. Бу – туган телләрне кысрыклауны күздә тотып эшләнгән закон проекты. Һәм без аның белән һич кенә килешергә уйламыйбыз”, – диде депутат.

Әлеге закон проектына кагылышлы мәсьәлә дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының якындагы утырышы көн тәртибенә кертелә һәм фикер алышу көтелә. “Без ТР Дәүләт Советына “Татарстан Республикасы бу закон проектын хупламый” дигән карар кабул итәргә тәкъдим итәбез. Без үз карарыбызны РФ Дәүләт Думасына һәм Россия җитәкчелегенә җибәрәбез”, – диде Р.Вәлиев.

Комитет утырышында, әлеге закон проекты кабул ителгән очракта, милли телләрдә белем бирүгә дә зыян киләчәге билгеләп үтелде. “Безнең бүгенге көндә эшли торган законнар буенча татар һәм рус телләре дәүләт телләре буларак тигез күләмдә укытыла. Әгәр дә бу закон кабул ителсә, рус теле ике төрле итеп укытыла башларга тиеш була. Беренчесе – дәүләт теле буларак, икенчесе – туган тел буларак. Ул дәресләргә сәгатьләрне кайдан аласың? Билгеле, башка фәннәр кыскартылачак. Бу, иң беренче чиратта, татар теленә китереп сугар дип шикләнәбез”, – диде Р.Вәлиев.

Бүгенге утырыш вакытында комитет рәисе иҗтимагый оешмаларга, аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм аның бүлекчәләренә үз фикерен белдерү зарурлыгын билгеләп үтте. Ә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова әлеге закон проектында сәяси төсмерләр шәйләнүен дә хәбәр итте. Хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов әлеге закон проекты буенча эшләр алып бара. РФ Хөкүмәтенең шушы закон проекты буенча уңай булмаган йомгак-бәяләмәсе (заключение) бар, дигән хәбәр дә ишетелде.

Римма Гатина, “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*