tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар активы белән очрашты
Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар активы белән очрашты

Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсенең татар активы белән очрашты

Чиләбе өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашу өлкәнең Хакимият йортында Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер катнашында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе, Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы депутаты Лена Колесникова, Чиләбе өлкәсенең татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.

Чиләбе өлкәсе-Россиянең татарлар күпләп  яшәгән регионнарының берсе. Биредә соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча 180 меңнән артык татар милләте вәкиле яши.

Очрашуның модераторы БТК Милли Шура Рәисе В.Г. Шәйхразыев булды. Беренче доклад белән Лена Колесникова чыгыш ясады. Ул Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан үткәрелә торган чаралар турында сөйләде, «Татар кызы», «Татар егете», «Нәни энҗеләр» бәйгеләрен аерым билгеләп үтте, «Идел-йорт» Бөтенроссия фестивалендә гран-при яулаган Чиләбе татар театры коллективы турында сөйләде. Шулай ук Лена Колесникова Чиләбе җирендә татар мәдәнияте үзәген булдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Алга таба очрашуда Троицк шәһәре Татар мәдәнияте үзәге рәисе Фәрит Якупов чыгыш ясады, ул Троицк шәһәренең милли-мәдәни тормышы, китапханәнең эшчәнлеге һәм Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәре белән кардәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру өчен Татарстан Республикасы шәһәрләренең берсен билгеләү турында сөйләде. “Татар рухы” Магнитогорск шәһәре иҗтимагый оешмасы рәисе Кадиминур Таһиров оешмалары тарафыннан төзелгән Муса Җәлил исемендәге Татар мәдәни үзәге эшчәнлеге, аның биналарын киңәйтү һәм Магнитогорск шәһәрендә яшәүче татар халкының мәдәни ихтыяҗларыү турында сөйләде.

Соңрак сүзне Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер алды. «Быел билгеле бер чикләүләр бар, алар булмаса монда 1000нән артык кеше булыр иде. Әмма чикләүләргә карамастан, без Г. Тукайга  һәйкәл ача алдык. Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан Президенты катнашуы зур горурлык”, – диде губернатор.  Алексей Текслер яңгыраган тәкъдимнәр буенча, Чиләбе җирендә һәм бер өлешен Татарстанда эшләргә мөмкин булган уртак проектлар исемлеген төзергә тәкъдим итте. “ Татар мәдәни үзәгенә килгәндә, бу мәсьәләне өйрәнергә кирәк”, – диде губернатор.

Татарстан Президенты үз чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул ике субъект арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. «Татарларга карата мөнәсәбәтегезне беләбез, бик зур рәхмәт. Эшләр тиешле югарылыкта барсын очен без татар конгрессы башлыгы итеп вице-премьерны куйдык. Мондагы кешеләр барысы да сезгә ярдәм итәргә әзер. Татарлар бит бик тырыш, эш сөючән халык”, – дип мөрәҗәгать итте Президент губернаторга. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Лена Колесникова җитәкчелегендәге Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы эшчәнлеген югары бәяләде. «Безнең монда, нәкъ менә үзәк залда булуыбыз күп нәрсә турында сөйли. Монда төп мәсьәләләр хәл ителә бит», – диде Президент. Чыгышын тәмамлап  Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларга да уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Булат Ибраһимов, Марсель Масагутов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*