tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты “Италиядәге татарлар” белән очрашты
Татарстан Президенты “Италиядәге татарлар” белән очрашты

Татарстан Президенты “Италиядәге татарлар” белән очрашты

12 декабрьдә Италия Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Миланда “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоцииациясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашуны Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев ачып җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов Италиядә яшәүче милләттәшләребезне җылы сәламләп, ихлас формада әңгәмәгә чакырды.

Очрашуда кызыксынулы һәм эшлекле әңгәмә барды. “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоцииациясе рәисе Зөһрә Мәҗитова үз оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырса, аның урынбасары һәм “Ауропа татарлары альянсы” иларәсе әгъзасы Венера Абдулхаликова  һәм Алсу Гомәрова аерым проектлар турында тулырак мәгълүмат бирделәр. Җырчылар Рәфис Хөснетдинов (Венеция) һәм Ленар Гайсин (Генуя) татар моңнары белән куандырдылар.

Соңыннан Татарстан Президенты “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоцииациясе рәисе Зөһрә Мәҗитовага үзенә шәхсән Рәхмәт хатын, ә оешмага истәлекле бүләк тапшырды.

Очрашу ахырында истәлеккә гомум фото төшерелде.

Татарстан Президенты белән очрашуга кадәр Васил Шәйхразиев “Италиядәге татарлар” мәдәният ассоцииациясе әгъзалары белән гомум очрашу үткәрде. Алга таба Бөтендөнья татар конгрессында эшчәнлек алып бару турында җитди фикер алышу үтте.

Очрашуларда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*