tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Унҗиденче октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев, Татарстан Республикасының Чехия Республикасындагы сәүдә-икътисад вәкиле Зөфәр Абдулгалиев катнашты.

“Германия татарлары” мәдәниятара интеграцион үзәкнең рәистәше Венера Вәгыйзова Татарстан Президентын татар берлеге активистлары белән таныштырды һәм республикадан килгән якташлар белән очрашуга Германия татарлары гына түгел, Литва, Бөекбритании, Чехия һәм Франция татарлары да килде, дип ассызыклады.

Европа татарлары альянсы идарәсе рәисе Флүр Шәрипов Рөстәм Миңнехановка үзе җитәкчели торган оешма турында мәгълүмат бирде, Альянсның төп миссиясе – милли үзенчәлекне саклап калу өчен Европа татарларын берләштерү, дип белдерде. Һәм беренче максат, Флүр Шәрипов сүзләренчә, ирешелгән инде: Европарламентта Альянска игътибар иттеләр, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов та, милли үзенчәлекне саклап калу – гади генә эш түгел, бигрәк тә бер-береңнән аерым яшәгәндә, дип белдерде. Иң мөһиме – үзеңнең Ватан белән рухи бергәлегеңне, үз тамырларыңны саклап калу. Һәм республика җитәкчелеге тарафыннан бу җәһәттән Татарстаннан чыккан татарлар белән багланышларга ярдәм күрсәтү өчен күп тырышлык куела. “Ана теле” белем бирү проекты гамәлгә кертелде, Бөтендөнья татар конгрессының “Алгарыш” программсы даими нигездә уңышлы гына эшләп килә, диде ул.

“Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт, нәкъ менә ул Татарстанга Россиянең иң инновацион үсеш алган регтоны булырга ярдәм итә”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында.

ТР Президенты Мабугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*