tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны котлады
Татарстан Президенты Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны котлады

Татарстан Президенты Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны котлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковны котладылар.

Галим-конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елда Казанда туган. КАИның радиотехника факультетын тәмамлый һәм 1955 елда Казан ОКБ-294кә урнаша. Авиация техникасы эшен өйрәнү һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнә. 1980 елда радиолокацион танып белүнең Бердәм дәүләт гомумроссия системасын булдырганы өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Илдус Мостюков – «үзеңнеке-чит-ят» тану системасын булдыручыларның берсе.

Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны Ватан Геройлары көне белән котлады, аның илнең оборона куәтен ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Президент  Социаль Хезмәт Героена Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей  медален тапшырды һәм Рәхмәт белдерде. Бүләк РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды.

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына, Россия Федерациясе Геройларына «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы Указга кул куйды.

president.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*