tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы турындагы Указга имза салынды
Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы турындагы Указга имза салынды

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы турындагы Указга имза салынды

 Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы турында»гы Указга имза салды. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Указның тулы тексты:

«Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның вәкаләтләре тәмамлануга бәйле рәвештә, «Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 9 пунктының «в» пунктчасы нигезендә карар бирәм:

  1. Миңнеханов Рөстәм Нургали улын, Татарстан Республикасы Президенты итеп сайланган зат үз вазифасына керешкәнче, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә.
  2. Әлеге Указ имза салынган көненнән үз көченә керә».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*