tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президентының вазыйфасына керешү тантанасы көне билгеле булды
Татарстан Президентының вазыйфасына керешү тантанасы көне билгеле булды

Татарстан Президентының вазыйфасына керешү тантанасы көне билгеле булды

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты вазыйфасына керешү тантанасы җомга – 18 сентябрьгә билгеләнгән. Республика Дәүләт Советы сайтындагы чаралар календаренда әнә шундый мәгълүмат пәйда булды.

Инаугурация тантанасы 10.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында башлана. Тантананы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барачак.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13нче утырышы да 18 сентябрьгә билгеләнгән. Утырыш 14.00 сәгатьтә башлана.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*