tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете белән котлавы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете белән котлавы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Ураза гаете белән котлавы

Мөхтәрәм милләттәшләр, дин кардәшләр!

Сезне ихлас күңелдән олуг бәйрәмебез – Ураза гаете белән котлыйм. Барлык дин кардәшләребезгә Аллаһы Тәгалә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен!

Рамазан ае мәрхәмәтлелек, сабырлык, күркәм гамәлләр һәм изгелек ае булды. Әлеге изге гамәлләр тормышларыбызда алга таба да һәрвакыт юлдаш булсын.

Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен, бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән гомер итәргә язсын.

Быелгы Рамазан ае үзгә рәвештә узды һәм безнең барыбызның да Ислам кыймәтләренә тугрылыгыбыз сыналды. Илебез һәм республикабыз җитәкчеләре кебек үк мин дә барлык милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне бәйрәм вакытында да саклык чараларын күрергә, гыйбадәт йортларына җыелмаска, өйдә калырга чакырам. Бу безнең өчен зур сынау. Сабыр булыйк. Тәртип саклап, бәйрәмне онлайт форматта уздырыйк. Бүгенге вәзгыять һәм безнең сабырлыгыбыз алдагы көннәрдә җәмәгать белән гыйбадәтнең, бергә җыелып үткәрә торган бәйрәм-мәҗлесләребезнең кадерен тагын да аңлап, халкыбызның иманы ныгуына этәргеч булыр, Иншаллаһ! Рамазан бәйрәме мөбарәк булсын!

Олы ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                                      В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*