tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты алга барырга өндәде
Татарстан Республикасы Президенты алга барырга өндәде

Татарстан Республикасы Президенты алга барырга өндәде

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов чыгыш ясады.

Үз чыгышында илбашчы яңа юнәлешләр булдыру, шулай ук татар мәдәниятен, телен үстерергә ярдәм күрсәтү, бу эшкә яшьләрне тартып, туктап калмыйча бергә эшләргә кирәклеге хакында сөйләде. Президент алга барырга өндәде, юкса артта калачакбыз.

“Без яңа эш формаларын өйрәнәчәкбез, – дип искәртте ТР Президенты. Татарстандагы мөмкинлекләрне кулланырга кирәк”.

Тел хакында да үз фикерен җиткерде ул. “Күмпе тел югала, без сөйләшмәсәк  кемгә кирәк татар теле. Сез, без сакламасак кем саклар телебезне. Алга таба чыгышларның яртысы булса да татарча булырга тиеш. Бк миңа да кагыла. Ун кат ялгышсаң да, унберенчесен дөрес әйтерсең”.

Татар халкының һөнәрле халык икәнлеген тәкрарлап, Президент татар эшмәкәрлеген берләштерү фикерен алга сөрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*