tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне бөек мәмләкәтебезнең иң зур әһәмияткә ия булган дәүләт бәйрәмнәреннән берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлыйм!

Илебезнең Төп Законы: “Без, Россия Федерациясенең үз җирендә уртак язмыш белән берләшкән күпмилләтле халкы…” – дигән матур эчтәлекле сүзләрдән башлана һәм Татарстан Республикасы, башка төбәкләр белән беррәттән, чирек гасырдан артык аның нигезләмәләрен эзлекле рәвештә гамәлгә ашыра килә.

Федератив корылыш принциплары, Россия Федерациясе субъектларының статусы һәм бертигезлеге билгеләнгән, халыкларның туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү хокукы гарантияләнгән статьялар безнең өчен бигрәк тә әһәмиятле булып тора.

Без дәүләт үсеше өлкәсендә илебездә һәм республикабызда тупланган бай тәҗрибәгә даими мөрәҗәгать итәбез, аның зур нәтиҗәләр бирү мөмкинлеге булган юнәлешләрен ачыклыйбыз. Статусы беренче конституциябездә беркетелгән ТАССРның 100 еллык юбилеен зурлап бәйрәм итү алдыннан бу көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде.

Төп Кануныбызның гаять олы әһәмиятен тирәнтен аңлап, киләчәктә дә аңа нигезләнеп бердәм рәвештә алга баруыбызны дәвам итәрбез дип ышанам.

Сезгә, кадерле татарстанлылар, чын йөрәктән бәхет, уңышлар һәм иминлек телим!

Татарстан Республикасы Президенты

Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*