tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан театрлары Сабантуе батыры – Алмаз Гәрәев!
Татарстан театрлары Сабантуе батыры – Алмаз Гәрәев!

Татарстан театрлары Сабантуе батыры – Алмаз Гәрәев!

28 июнь көнне Татарстан театрлары инде сигезенче мәртәбә үз Сабантуйларын бәйрәм иттеләр.

театр сабантуй.2JPGБыел театр сабантуе беренче мәртәбә Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Бәйрәмгә Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама һәм Казанның Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге, “Әкият” курчак театры һәм Чаллы театрлары, мәртәбәле кунаклардан: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева килделәр.

театр сабантуй.1JPGҺәр елдагыча театр Сабантуе үтә күңелле узды. Һәм, бәйрәмнең төп бүләге тәкә һәм автомашинаны Камал театры артисты һәм телевизион тапшырулар алып баручы буларак зур популярлык казанган Алмаз Гәрәев яулап алды.

Фотолар Камал театры сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*