tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан язучылары әдәби елга йомгак ясадылар
Татарстан язучылары әдәби елга йомгак ясадылар

Татарстан язучылары әдәби елга йомгак ясадылар

16 декабрь көнне “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелыш узды. Җыелыш берлек рәисе Данил Салихов чыгышы белән башланып китте.

Җыелышның алып баручысы Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин 2017 елның югалтулары, быел вафат булган каләмдәшләрен санап узды. Әлеге исемлектә Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан, Тукай премиясе лауреаты Марсель Зарипов, Аркадий Мельников, Николай Беляев, вафатыннан соң Марсель Сәлимҗанов премиясе бирелгән Ризван Хәмид. Җыелган язучылар әлеге мәрхүмнәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук берлек рәисе Данил Салихов Казаннан Алсу Шәмсутова, Ләйсән Могътәсимова, Наилә Яхина, Түбән Камадан Нурзия Мирхазова, Мөслимнән Лилия Садриева һәм Әтнәдән Гөлүсә Батталовага Татарстан Язучылар берлеге таныклыкларын тапшырды.

Җыелыш барышында Нурфия Йосыпова, Гөлфия Гайнуллина, Әлфия Галимуллина, Әлфәт Закирҗанов кебек фән галимнәре әдәби жанрлар буенча докладлар белән чыгыш ясадылар. Шулай ук язучылар Айгөл Әхмәтгалиева һәм Галимҗан Гыйльманов бүгенге көндәге балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйтькә бәя бирделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*