tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда 2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы
Татарстанда 2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы

Татарстанда 2014 ел – дини гореф-гадәтләрне торгызу елы

12 гыйнварда Болгарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең быелгы беренче күчмә пленум утырышы үткәрелде. Пленум утырышында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, казыйлар, Голәмәләр шурасы әгъзалары, мөхтәсибләр катнашты. Әлеге Мәүлид бәйрәме чарасы алдыннан үткәрелгән сөйләшүдә Татарстан дин әһелләре 2014 елга дини эшчәнлекнең төп чараларын, юнәлешләрен билгеләделәр.

Утырышта мөфти Камил хәзрәт барлык имамнарны Мәүлид белән котлады һәм: “Узган елда башланган күркәм эшләр бар. Кайберләрен санап үтәм: дәгьватны һәм социаль эшләрне ныгыту; “Хузур” нәшрият йортын эшләтү, яшь имамнарга грантлар бирү, мәдрәсәләргә укыту программаларын әзерләү, югары дәрәҗәдә хаҗны оештыру, хәләл сферасын үстерү һәм башкалар. Быел да боларның һәркайсын дәвам итү бик мөһим. Дәгъват, социаль мәсьәләләр, имамнарны кайгырту һәм мирасны өйрәнү – нәзарәтнең төп эшләре. “, дип билгеләп үтте. Быел үткәреләчәк чараларга тукталып, 2014 елны “Дини гореф-гадәтләрне торгызу елы – Год возрождение религиозных традиций» итеп үткәрергә тәкъдим итте. “Быел барыбыз өчен татар халкының дини рухын ныгыту елы булырга тиеш”, – диде ул.

Утырышта Татарстанның иң үрнәк имамын ачыкларга кирәк, дигән карарга да киленде. Шулай итеп, смс-хәбәр аша тавыш бирү ярдәмендә “Ел имамы” сайланачак. “Ел имамы” булган дин әһеле хаҗга җибәреләчәк. Әхлаклы-әдәпле, гыйлемле татар имамнарын халык белеп торсын. Кем дини укулар оештыра, кем дини чаралар уздыра, кем мәхәллә халкы белән уртак тел табып эшли – болар барысы да әһәмиятле. Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылыйк, динебезгә хезмәт итик.

Җыелышта Татарстанның һәр районы өчен намаз вакытларының төгәл вакытын аныклау буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан Голәмәләр шурасы рәисе Габдулла хәзрәт Әдһәмов, шура әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев чыгышлары тыңланды. Дин әһелләре намаз вакытларын билгеләгәндә астрономик исәпләүргә таянырга килештеләр.

Татарстан мөфтияте сайты, фото: “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*