tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Х Мөселман яшьләре форумы узачак
Татарстанда Х Мөселман яшьләре форумы узачак

Татарстанда Х Мөселман яшьләре форумы узачак

15-22 август көннәрендә Алабугада мөселман яшьләренең Х юбилей форумы узачак.

Мөселман яшьләре форумы – 18дән алып 30 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар өчен дини белемнәрне тирәнәйтү, камилләшү, мөселман социаль проектлары өстендә эшләү һәм аларны тәкъдим итү мәйданчыгы.

Быел Мөселман яшьләре форумы үзенең форматын төптән үзгәртте. Оештыручылар чакырылган белгечләр һәм практик белем бирүгә караган яңа күнекмәләр бирү буенча катнашучыларның кызыксынуларына карап 5 мәйданчык тәкъдим итә: Коръән, әдәп-әхлак, медиа, проект һәм туристлык. Катнашучы үзе өчен бары БЕР генә мәйданчыкны сайлый ала.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*