tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башланды
Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башланды

Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башланды

Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башланды. Быел бушлай дәресләр республиканың 737 мәчетендә үткәрелә. Курсларга 20 меңләп тыңлаучы йөри. 1500-гә якын мөгаллим аларга дини белем бирә.

Мәчет каршындагы курсларның кайберләре сентябрьдә үк эшкә керешүгә карамастан, күпчелек өлеше эшчәнлеген нәкъ менә октябрьдә башлый. Дини тәрбия программасы 3 елга исәпләнгән. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.

Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган «Дини тәрбия» бердәм программасы буенча алып барыла. Әлеге программа заман таләпләрен исәпкә алып һәрдаим камилләштерелеп тора. Курслар кысаларында ТР мөфтияте бердәм программасы тарафыннан тәкъдим ителгән түбәндәге фәннәр укытыла: «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы». Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле һәм башклар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә.

Мәчетләр каршындагы курсларда  «Дини тәрбия» программасы буенча бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*