tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды
Татарстанда Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанда Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте узып киткән Корбан бәйрәменә нәтиҗәләр чыгарды. Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр – аларга, Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга, – милләтенә һәм диненә карамастан, корбан итләре тапшырылды.

2020 елда республикабызда ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре карамагында корбан чалу гамәлен башкару өчен 33 мәйданчык оештырылды. Нәзарәтнең корбан чалу урыннарында барлык корбанлыклар санитария тикшерүен һәм ветеринария күзәтчелеген үтте. Корбан көннәрендә калдыкларны үтилләштерү тәэмин ителде.

Татарстан Республикасында махсус оештырылган 33 урында барлыгы 7827 мал (шулардан 7799 сарык һәм 28 сыер) чалынды. Шул ук вакытта, халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, Татарстанның шәхси цехларында һәм шәхси хуҗалыкларда, ким дигәндә, тагын 27 152 мал-туар корбанга чалынды (шулардан 26 977 сарык һәм 175 сыер). Шулай итеп, 2020 елда республикада 34 979 хайван суелды (шулардан 34 776 сарык һәм 203 сыер).

Казанда 5347 баш хайван корбанга чалына. Башкаланың мөхтәсибәтләре арасында бу күрсәткеч буенча иң алдынгысы булып Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары тора – биредә корбанлыкларның саны 2220-не тәшкил итә. Шулай ук актив районнарның берсе – Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтендә 1841 сарык суела. Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында лидер булып һәрвакыттагыча Тукай мөхтәсибәте тора: биредә 1703 сарыкны корбанга чалдылар. Аннан соң Саба (1439 баш), Теләче (1302 баш), шулай ук Буа (1206 баш) мөхтәсибәтләре килә.

Корбан бәйрәменең иң мөһим өлеше булып халыкның мохтаҗ катламнарын ит белән тәэмин итү тора. Мохтаҗларга күпләгән актив азык-төлек ярдәмнәрен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды күрсәтте. Мөфтияттән корбан ите алучылар арасында аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр бар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фондыннан бәйрәм күчтәнәче Казанның 750 аз керемле гаиләсенә өләшенде. Аларга 2,68 тонна ит бирелде. Шулай ук 810 кг ит республиканың 5 социаль учреждениесенә җибәрелде. Алар барысы да социаль юнәлештәге әйдәп баручы алдынгы оешмалар: беренче балалар хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1-нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Татарстан Республикасы Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шулай итеп, мохтаҗларга, аларның милләтенә һәм диннәренә бәйсез рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды 3,5 тонна корбан ите тапшырды.

Моннан кала, “Зәкят” фондыннан тыш, нәзарәтнең корбан чалу мәйданчыгына мохтаҗларга дип атап корбан итләренең аерым партиясен Халыкара Ислам бизнесы ассоциациясе (МАИБ)  тапшырды – барлыгы 2,3 тонна күләмендә ит (70 сарык һәм 4 сыер)  Казанның сукбайлар өчен приюты – Борһан Шаһиди урамы, 26-нчы йорт адресы буенча урнашкан “Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү” комплексы ихтыяҗлары өчен тотылачак. Исегезгә төшерәбез, мөфтият әлеге комплексны шефлыкка алды һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин йөкләмәсе буенча әлеге социаль башлангыч Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*