tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда онлайн уздырылган милли-мәдәни чараларны 3 миллион кеше караган
Татарстанда онлайн уздырылган милли-мәдәни чараларны 3 миллион кеше караган

Татарстанда онлайн уздырылган милли-мәдәни чараларны 3 миллион кеше караган

Татарстан халыклары Дуслыгы йортында республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш санитар-эпидемиологик щартларда республикада яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен үткәрү турында сөйләшүдән башланды.

– Дөньядагы вәзгыять безне тулысынча диярлек онлайн режимга күчерде, һәм моның уңай яклары да булды. Караучыларыбыз белән аралашу мөмкинлеге барлыкка килде, – дип сөйләдеТатарстан вице-премьеры Васил Шәйхразыев.

Соңгы айларда уздырылган онлайн-чаралар һәм аларның күрсәткечләре белән Дуслык йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова таныштырды. Пандемия шартларында дүрт меңнән артык милли-мәдәни чара уздырылган. Бу чараларны онлайнда караучылар саны өч миллионнан артык. Иң күп каралган бәйрәм – Сабантуй.

– Без милли бәйрәмнәрне караучылар санын белергә һәм анализларга тиеш. Азрак каралган бәйрәмнәргә халык арасында игътибарны, хәбәрдарлыкны арттырырга кирәк, – диде Васил Шәйхразыев.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһамова  бүген генә кабул ителгән “Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу” программасына тукталды. Әлеге программа 2020-2023 елларга расланган. Дәүләт программасын финанслау күләме 32 миллион сумнан 100 миллион сумга кадәр арттырылган. Аның нигезендә республикада 85 чара (25е – яңа) узачак, моннан тыш туган (татар) тел буенча уку әсбапларын арттыру, дәүләт ярдәме грантлары өлкәләренә ярдәм булачак, дип хәбәр иттеләр.

16-20 сентябрьдә “Идел” яшьләр үзәгендә V Бөтенроссия «Золото тюрков» яшьләр форумы узачак. Милли шура рәисе сүзләренчә, әлеге форумның төп максатлары –  читтән килүчеләрдә Татарстанда калу теләге, ә Татарстан яшьләрендә горурлык хисләре уяту, тәҗрибә белән уртаклашу һәм аны киләчәктә куллану.

Утырышта милли-мәдәни Ассамблея автономияләренең пандемия шартларында мохтаҗларга ярдәм итү чараларында катнашуы турында да сүз булды. Татарстан халыклары Ассамблеясының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев сүзләренчә, соңгы айларда күрсәтелгән ярдәм, волонтерлар һәм бу өлкәгә үз өлешләрен кертүчеләр турында китап язарлык.

–  Медицина ярдәме, эшкә урнаштыру, финанс ярдәм, вакытлыча яшәр урын табу – пандемия шартларында иң еш күтәрелгән проблемалар бу. Без Кыргызстан, Дагыстан, Грузия, Вьетнам һәм башка автономияләр вәкилләре белән актив эш алып бардык, йөзләгән, хәтта меңләгән кешегә ярдәм күрсәтелде, – диде ул.

Лилия Гыймазова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*