tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда театр әһелләренә ярдәм фонды гамәлгә куела
Татарстанда театр әһелләренә ярдәм фонды гамәлгә куела

Татарстанда театр әһелләренә ярдәм фонды гамәлгә куела

Театр әһелләре берлеге каршында Театр әһелләренә ярдәм фонды гамәлгә куелачак – Татарстан театрлары бюджеттан тыш керемнәренең 1 процентын әлеге фондка күчерәчәк. Бу хакта мәдәни темага язучы журналистлар белән очрашу вакытында мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

“Без театр елында театр директорлары белән киңәшеп шушы проектны башлап җибәрәбез. Татарстан театр әһелләре берлеге составында булган барлык дәүләти һәм муниципаль театрлар бюджеттан тыш керемнәренең 1 процентын шушы фондка күчерәчәкләр”, – диде Ирада Әюпова.

Исәпләүләр буенча, елына 3 миллион сумнан артыграк акча җыелырга мөмкин. “Ярдәмгә мохтаҗ булган театр әһелләренә бу акчалар кирәк булачак”, – ди Ирада Әюпова.

  • 2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде.

Рузилә Мөхәммәтова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*