tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда уздырылган Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды
Татарстанда уздырылган Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстанда уздырылган Корбан бәйрәменең нәтиҗәләре билгеле булды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елда Корбан бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Студентлар һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр – аларга, Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга,  – милләтенә һәм диненә карамастан, корбан ите тапшырылды.

Корбан хайваннарын чалу өчен республикада ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм бу өлкәгә кагылышлы башка хезмәтләрнең таләпләренә туры китереп, аерым махсус яраклаштырылган урыннар оештырылды. Казанда хайван чалу өчен 18 махсуслаштырылган урын, Яр Чаллыда, Чистайда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шундый тагын 5 урын эшләде.

Корбан итеп китерелгән барлык бәрәннәр санитар контроль һәм ветеринар эшкәртү узды. Корбан чалу көннәрендә калдыкларны утильләштерү эше оештырылды. Татарстан Республикасы буенча махсус оештырылган урыннарда барлыгы 10 950 хайван корбан китерелде, шул исәптән Казанда – 6320 сарык.  2017 елда корбанга китерелгән хайваннарның саны 10 000гә тигез иде. Шунысы игътибарга лаек: Казанда чалынган малларның саны буенча “Казан нуры”, “Ризван” мәчетләренең, шулай ук Мамадыш тракты һәм Бертуган Петряевлар урамындагы корбан чалу цехлары алдынгылар рәтендә булды. Казанның “Мәрҗани”, “Гадел”, “Сөләйман”, “Иман нуры” һәм “Тынычлык” мәчетләре дә иң активлардан санала. Яр Чаллының корбан чалу цехында 2130дан артык сарык корбан китерелде, Әлмәттә – 1600, Түбән Камада – 600, Чистайда – 300.

Шулай да Корбан бәйрәмнең аеруча әһәмияткә ия нәтиҗәсе булып мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү булды – традиция буенча корбан итенең өчтән бер өлеше авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, шулай ук социаль учреждениеләргә таратыла. Корбан чалу нәтиҗәсендә Татарстан буенча аз керемле халыкны һәм соцучреждениеләрне тәэмин итү өчен барлыгы 52,6 тонна ит юнәлтелде, шул исәптән ТР Диния нәзарәтеннән – 14,7 тонна ит. Шул рәвешле, мөфтият тарафыннан корбан итеп китерелгән 821 мал нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фондына, Яр Чаллының “Ихсан” хәйрия фондына, ТР Сукырлар җәмгыятенә, “Бөрбаш” пансионатына, Татарстанның 9 мәдрәсәсенә һәм башка дини белем бирү учреждениеләренә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең төзәтү колонияләренә тапшырылды.

2 тонна корбан ите таратып, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗларга аеруча актив азык-төлек ярдәме күрсәтте. Нәтиҗәдә, Корбан бәйрәменең өч көнендә Фонд тарафыннан адреслы ярдәм алган мохтаҗ физик затларның саны 600дән артып китте. Моннан тыш, азык-төлек ярдәме “Диабетсыз тормыш” профилактика үзәгенә, “Альпари” хәйрия фонды каравында булган затларга, Идел буе районының Ленинград блокадасын узган ветераннарына, әлеге районның инвалидларына, Сталин репрессияләре корбаннарына күрсәтелде. Блокадачылар җәмгыяте активисты Гадәния Гатина сүзләренә караганда, бу көнне барлык конфессия кешеләре изге гамәлләр кылу өчен берләшә. “Блокада вакытында күпләр ачлыктан һәм салкыннан интекте. Мин яши торган районда 97 блокадачы бар иде, хәзер 12 генә кеше калды. Күбесе мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый. Без тормыш иптәшем белән бергә аларга корбан итен тапшырырбыз”, – дип сөйләде Гадәния Гарифулла кызы.

Искәртеп үтик: чалынган корбан итенең шактый зур өлеше Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе учреждениеләренә җибәрелде. Корбан бәйрәме көннәрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корбан итен Татарстанның 15 төзәтү колониясенә тапшырды. Бу максатларда 174 сарык чалынды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: ит белән ислам динен тотучы тоткыннарны гына түгел, башка конфессия вәкилләрен дә сыйладылар. Моннан тыш, тоткыннарга яшелчә, җиләк-җимеш һәм татлы ризыклар тараттылар.

Казанда Кобан бәйрәмен оештыру өчен мөфтиятнең 50 волонтер җәлеп итүе мөһим. Аларның барысы да мәчетләрне һәм мәчет каршындагы территорияләрне җыетыру, корбан итен эшкәртүдә,  тутыру һәм мохтаҗларга таратуда, шулай ук балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм күрсәтте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте Корбан бәйрәме кысаларында оештырган тагын бер хәйрия акциясе авыру балага дәвалауны түләүгә ярдәм итүгә юнәлтелде. “Без синең белән” акциясе кысаларында Бурнин Арсенийга акча җыю игълан ителде. 7 яшьлек малай аутизм диагнозы белән көрәшә. Бер тернәкләндерү курсының бәясе 53 мең 550 сумны тәшкил итә. Акча кирәкле күләмдә җыелды һәм “Логос” медицина үзәгенә күчерелде.

Изге Коръәндә әйтелә: “Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз. Аңа бернәрсәне дә ширек кушмагыз, тиңләмәгез. Ата белән анага, якыннарга, ятимнәргә, мескеннәргә, якын күршегә, ерак күршегә, юлчыларга, игелек кылыгыз. Һичшиксез, Аллаһ тәккәбер һәм мактанчыкларны сөйми”. Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в) исә болай дигән: “Күршесе ач вакытта, үзе тук кеше – безгә ят”. Шуңа күрә кеше нинди дә булса мөмкинлекләргә ия булса, аларны үзеңне баету өчен генә түгел, ә изге максатларда кулланырга кирәк. Бу көннәрдә корбан чалганнарны Аллаһы Тәгалә ике дөньяда да Үзенең иксез-чиксез рәхмәте белән бүләкләсен!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*