tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда яңа мөселман мәгариф үзәге ачылды
Татарстанда яңа мөселман мәгариф үзәге ачылды

Татарстанда яңа мөселман мәгариф үзәге ачылды

Бүген, Мөхәррәм аеның 6-нчы көнендә, Норлат мөхтәсибәтендә Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге яңа мөселман мәгариф үзәге ачылды. Тантанага олы кунак булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде. Чарада шулай ук Норлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм Норлат имам-мөхтәсибе Наиль хәзрәт Әбелханов катнаштылар. Норлатта яшәүче дин кардәшләрнең шатлыгын уртаклашырга башка күренекле мөселман, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре дә килде. Алар арасында: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшләү буенча киңәшчесе, казый Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Исламны кабул итүгә 1000-еллык мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Чистай, Әлки, Чирмешән, Алексеевск, Спасс, Яңа Чишмә районнары имам-мөхтәсибләре. Кунаклар норлатлыларны күптән көтелгән куанычлы вакыйга белән котлады һәм үзләренең күркәм теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Алмаз Сәлим улы үзе исә үзәк бинасының төзелеш тарихын искә алды, аның халык тарафыннан активлык күрсәтеп җыелган акчага торгызылуын искәртеп үтте. Сәламләү сүзе белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дә чыгыш ясады.

– Узган гасырның 90нчы елларында Татарстанда 23 мәчет кенә калган иде, – диде ул. – Аллаһка шөкер, бүген аларның саны 1500-дән артып китте. Мәчетләр белән бергә мәдрәсәләр дә ачыла. Билгеле, хәзерге вакытта республика мөселманнары өчен мәгариф үзәкләрен булдыру мәчетләр төзүгә караганда күпкә мөһимрәк, чөнки гыйлемсез кеше Аллаһ йорты бусагасын да атлап кермиячәк. Исегезгә төшерегез әле: Пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам үзенең бердәнбер улы Исмәгыйль галәйһиссәламне нинди тәкъвалы итеп тәрбияләгән! Корбан китерергә кирәклеге турында әйткәч, Исмәгыйль галәйһиссәлам әйтә: “Атам минем! Син бу әмерне үтә. Аллаһ теләсә, мине иң сабырлардан табарсың”, ди. Атасына карата ул шушы авыр мизгелдә дә мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, барыбер яратып “Атам минем” дип эндәшә һәм әдәбен дә саклый. Хәтта Аллаһны да элек олылаган кебек олылый. “ИншәАллаһ!”, ди. Әхмәдзәки хәзрәт исемендәге сезнең мәгариф үзәгендә дә баларыбызны шундый ук диндар һәм итагатьле, гыйлемле итеп тәрбияләргә насыйп әйләсен. Мәдрәсәләр су һәм һава кебек кирәк безгә. Чөнки гыйлемсез Җәннәт юлы бик авыр була. Мәдрәсәгез гөрләп торсын, галимнәр чыгарсын, халкыбызга яңа Мәрҗаниләр, Барудилар, Әхмәдзәки хәзрәтләрне бүләк итсен.

Сүзен йомгаклап мөфти хәзрәтләре мәгариф үзәге төзелешен оештыручыларга һәм бу эштә катнашучыларга рәхмәт хатларын тапшырды.

Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге мөселман мәгариф үзәге 2001 елда Ильяс хәзрәт Амишев башлангычы һәм тырышлыгы, шулай ук район җитәкчелеге ярдәме белән төзелә башлый. 1800 кв.м. мәйданлы бинада уку бүлмәләре, китапханә, шәкертләр өчен 60 кешелек тулай торак оештырылган. Монда Коръән дәресләре, гарәп теле һәм ТР Диния Нәзарәте программасы буенча мәчет каршындагы курслар укытылачак. Әмма үзәкнең эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә гамәлгә ашыру ниятләнә. Рухи-мәгариф чаралардан тыш биредә никах һәм исем кушу кебек йолалар башкару, җәмәгать белән намаз уку, җыелышлар уздыру һ.б. планлаштырыла. Үзәктә шулай ук танылган татар мөселман дин әһеле, тумышы белән Норлат районыннан чыккан Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинга багышланган музей-күргәзмә дә бар.

Тантанадан соң кунаклар өйлә намазын 2019 елның май аенда үз ишекләре ачып җибәргән яңа “Миңнегөл” мәчетендә укыдылар. Аны мөселманнар башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе җитәкләде. Районга эш сәфәре кысаларында аны шулай ук шәһәрнең социаль инфраструктурасы һәм райондагы милли-дини вәзгыять белән таныштырдылар.

Бүгенге көндә Норлат мөхтәсибәтендә 39 мәчет бар. Татарстанда барлыгы 9 мәдрәсә, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе һәм ислам мәгарифе буенча бөтенроссия советы эшләп килә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*