tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстандагы Миңгәр авылы Сабантуе быел нәрсә белән шаккатырачак?
Татарстандагы Миңгәр авылы Сабантуе быел нәрсә белән шаккатырачак?

Татарстандагы Миңгәр авылы Сабантуе быел нәрсә белән шаккатырачак?

Миңгәр кичке Сабан туен үз күзләре белән бер тапкыр күргән кеше аны көтеп ала торганга әйләнә. Быел Татарстанның Саба районындагы Миңгәр авылы Сабан туе 7 июньдә булачак. Сабан туе кичке сәгать 4тә башланып, төнге 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Миңгәр Сабан туе – үзенең “йолдызлы” концертлары, традицион милли уеннардан бигрәк, төрледән-төрле “күз күрмәгән, колак ишетмәгән” ярышлары һәм, әлбәттә, татар көрәше белән игътибарны җәлеп итә.

Милли бәйрәмне оештыручылар быел да кунакларны күңелле программа белән шаккатырырга ниятли. Музыкаль чыгышлар, спорт ярышлары, гадәттәгечә, берьюлы берничә мәйданда үтәчәк. Бәйрәм программасын алып барырга Эдуард Үтәгәнов, Гөлназ Сәфәрова, Алмаз Гәрәев һәм Булат Бәйрәмов чакырулы.

Бәйрәм капка төбеннән үк башланып китәр дип көтелә: Сабан туе кунакларын “Бразилия” бию төркеме каршылаячак. Кичке 9га хәтле монда ди-джейлар халыкны биетсә, аннан соң төнгә кадәр гармунчылар тирә-юньне милли көйләргә күмәчәк.

Үзәк мәйдандагы төп сәхнәдә исә сәгать 6да “Миңгәр” дип аталган документаль фильм күрсәтелгәч, Сабан туен ачу тантанасы булачак. Сәхнәдә Җәвит Шакиров, Алмаз Хәмзин, Азат Зарипов, Рәсим Низамов, Чулпан Юсупова, Рөстәм Закиров, Люция Мусина катнашында зур концерт программасы барган чакта, чирәмдә капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, капчык белән сугышу, катыктан тәңкә эзләү кебек кызыклы милли уеннар оештырылачак. Кичке сәгать 11дә бөтен Миңгәр өстендә салют балкыячак.

Якындагы күл янында кичке сәгать 5тән караңгы төшкәнче аттракционнар, катамараннар эшләр һәм спорт ярышлары үтәр дип вәгъдә ителә. Биредә балалар, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында тизлеккә йөзү, “этчә” йөзү, туп белән йөзү буенча эстафеталар каралган.

Мишә елгасында уза торган ярышлар кичке 6га билгеләнгән. Теләгән кеше балык тотуда, “Гладиаторлар” сугышында, көймәләрдә һәм автомобиль камераларында узышуда көчен сынап карый алачак. Шулай ук бу кичтә Сабан туе кунакларын ат чабышлары, “Adrenaline Rush Ферзь” мотофристайл шоу тамашасы, гольф ярышлары, ә чын ирләрне багги-машиналар беренчелеге, һәм дә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, Салават Миңнеханов чыгышлары көтә.

“Кунак сәхнәсе”ндә Габделфәт Сафин, Украинаның халык артистлары Владимир Данилец белән Владимир Моисеенко һәм “Dschinghis-Khan” легендар төркеме җырларын башкаручы “Rocking Son” егетләре хуҗа булса, “Салават” сәхнәсе Рифат Зарипов, Рәшит Шамкай, “Мунча ташы” театры катнашында юмористик концерт тәкъдим итәргә әзерләнә. Ә салюттан соң сәхнәгә Салават җыр театры чыгачак. Утын яру ярышлары, шахмат турниры да “Салават” сәхнәсе янында барачак.

Спорт мәйданында милли көрәштән тыш, Сумо көрәшчеләре бәйгесе, Родео Америка уены, герь күтәрү, кул көрәштерү һәм хатын-кызлар арасында турникта күтәрелү ярышлары булачак.

Әлбәттә, балалар да игътибарсыз калмаячак: Сабан туеның нәни кунакларына кызыклы уеннар, бәйгеләрне үз эченә алган “Балалар дөньясы” программасы тәкъдим ителәчәк.

Яшьләр сәхнәсе күбекле дискотекага әвереләчәк. Концертта “Барс-медиа” артистлары Ландыш, Индива, Вероника Кузнецова, Ленар Сәйфиев, Диләрә Илалетдинова, “Эссе” дуэты, Алинә Даутова, Ранил Нуриев һәм Илназ Гарипов катнашыр дип хәбәр ителә.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*