tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанга Рамазан җитү уңаеннан Төркиядән хафизлар килде
Татарстанга Рамазан җитү уңаеннан Төркиядән хафизлар килде

Татарстанга Рамазан җитү уңаеннан Төркиядән хафизлар килде

Рамазан ае башлану белән Татарстанга, күркәм гадәткә әйләнгәнчә, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте чакыруы буенча Төркиядән бер төркем Коръән-хафизлар килде. Республика шәһәр һәм районнарында алар дин кардәшләребезгә тәравих намазларын укырга һәм Коръәнне Хәтем кылырга ярдәм итәчәк.

Быел Татарстанга барлыгы 11 хафиз килде, аларның икесе Казанда, калганнары район мөхтәсибәтләрендә хезмәт кылачак. Имам-хатыйб, мөгаллим, мөәдзин белгечлегенә ия хафизлар Апас, Саба, Балтач, Кукмара, Лаеш, Буа, Әлмәт, Чирмешән, Яшел үзән районнарында бер ай дәвамында тәравих намазларында Коръән хәтем кылачак. Исегезгә төшерәбез: кичә, 5 нче май көнне барлык мәчетләрдә тәравих намазы укылды.

20 рәкәгать итеп Рамазан аенда укыла торган әлеге махсус намаз быел 29 тапкыр укылачак. Рамазан аенда Коръән уку һәм аны хәтем кылу сөннәт гамәл булып санала, чөнки Кәлам Шәриф шушы айда иңдерелгән.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*