tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанны бөтен дөнья күзәтәчәк
Татарстанны бөтен дөнья күзәтәчәк

Татарстанны бөтен дөнья күзәтәчәк

12 көн эчендә 21 төрле юнәлеш буенча 300дән артык очрашу. Барысы да онлайн һәм бушлай. Татарстан үзенең туган көнендә ике атналык чарага старт бирә. «100 процент Татарстан» интеллектуаль эшлекле мохитендә республика бөтен дөнья белән тәҗрибә уртаклашачак.

Россиядә тиңе булмаган онлайн-форум 30 август – 10 сентябрьдә узачак. Эшлекле очрашуда бизнес, хакимият вәкилләре, белгечләр берләшеп, республиканың киләчәккә стратегик планнары буенча фикер алышачак. Форум программасы үз эченә 21 юнәлеш буенча 300дән артык сессияне ала. Бу – IT, медицина, журналистика, мәдәният, туризм, белем бирү, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләр. Чараның оештыручысы – Татарстан Хөкүмәте.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сүзләренчә, республика өчен әлеге чара эшлекле элемтәләр булдыру, фикер алышу мәйданчыгына әйләнәчәк. Форумда чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кебек лидерлар да бар. Эшлекле программа татар, урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән барачак.
Чараның рәсми сайтында төрле интервью, лекция, репортаж, дискуссия, дебат форматында очрашулар күрсәтеләчәк. Аларның кайсы «туры эфир»да барачак, кайсылары инде алдан яздырылып та куелган.

Талия Миңнуллина һәркем үзе теләгән юнәлешне сайлап, файдалы мәгълүмат алачак дигән фикердә һәм бөтен кешене дә катнашырга өнди.
Әлеге онлайн очрашу республиканың төрле тармак министрлыкларына да үз тәҗрибәләре белән уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булып тора.
Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин әйтүенчә, «100 процент Татарстан» форумында IT-тармакка бәйле күп кенә сорауларга бәйле фикер алышу булачак. Бу аеруча 5G технологияләр һәм цифрлаштыру өлкәсендә белгечләр җитмәвенә кагыла. Мәгълүмати технологияләр темасы буенча 32 чара булыр дип көтелә.

Форум кысасында эшкуарлык, инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру темасын да читләтеп узмаячаклар, 10 еллык сәнагать үсеше турында сөйләячәкләр. Финанс грамоталыгы буенча мастер-класс та көтелә. Татарстанның Экология министрлыгы исә форум кысасында сирәк очрый торган хайваннарны коткаруда ярдәм итә алырдай компанияләрне табарга ниятли.
Оештыручылар әйтүенчә, бу чара тәмамлангач та, сайтта булган материаллар калачак һәм алга таба тулыланачак.

Ничек катнашырга?
Форумда катнашу бушлай һәм анда Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан кушылырга мөмкин. Теркәлү бик гади: 100tatarstan.com сайтына кереп, исем-фамилияне, электрон почта адресын күрсәтәсе. Барлык актуаль мәгълүматны да шушы сайттан карап белергә мөмкин. Форумны караган һәр кеше, «туры эфир»да катнашып, соравын, фикерен, тәкъдимнәрен калдыра ала. «Һәркем үз соравына җавап алачак», – дип вәгъдә итә оештыручылар.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*