enrutat
Баш бит / Татарстанның Балык бистәсе районы ханымнары: «Беренче адымнар, өметле алымнар»
Татарстанның Балык бистәсе районы ханымнары: «Беренче адымнар, өметле алымнар»

Татарстанның Балык бистәсе районы ханымнары: «Беренче адымнар, өметле алымнар»

Милләтнең тормыш-көнкүреше үзенчәлекле күп йолалар белән бәйләнгән. Ләкин, ни кызганыч, ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләр онытыла бара, рухи кыйммәтләребезгә акрынлап юкка чыгу куркынычы яный.

“Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте шушы фаҗигане булдырмау максатыннан оешты да инде. Балык бистәсе районында ул үзенең беренче адымнарын да ясый башлады. Күптән түгел әлеге оешма әгъзалары Яншык авылына кунакка барып кайтты.

–Иң беренче әлеге эшне сезнең авылдан башлап җибәрдек. Әле мондый очрашулар бик күп булачак”,–диде “Ак калфак”ның җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова.

Әлеге очрашуда шагыйрәләр Рәсимә Гарифуллина белән Гөлнур Архипова-Әхмәдуллина да катнашты. Алар үзләренең шигырь-поэмаларын халык хозурына ирештерделәр, күпләргә китапларын да бүләк иттеләр. Рәсимә Гарифуллина үзенең моңлы җырларын башкарды. Яншык мәдәният йорты мөдире Мөнир Гәрәев курайда уйнады.

“Әле укып кителгән шигырьләр, җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары–тел өйрәнүдә иң бай чыганак. Баланы беренче көненнән үк туплый башлаган хәзинәсе–туган теле. Ана сөте белән кергән туган тел сабыйда газиз анасына, әтисенә, әби-бабасына, туганнарына, туган туфрагына, чишмә һәм урманнарына, тереклек дөньясына мәхәббәт, аны белергә, төшенергә омтылу хисләре дә тәрбияли.

Милләтне милләт итүче тел булса, икенчедән, һичшиксез, гореф-гадәтләр. Ни әйтсәң дә, татар гаиләсендә балаларга тәрбия бирү милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сөючән, ярдәмчел халык. Теге яки бу халыкның үткәне дә, бүгенгесе дә милли традицияләрдә ачык чагыла. Шуңа да тарихчы галимнәрнең күбесе милләтләрнең гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Балаларга кечкенәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлек тәрбияләү ата-аналарның, тәрбиячеләрнең аеруча җаваплы һәм изге бурычы. Димәк, балага үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана.

Димәк, кечкенәдән башлап без балаларны халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте белән таныштырырга тиеш”,–диде Фирдания Әхмәтҗанова.

Аннары сүз ак яулыклы әбиләргә бирелде. Билалова Сәлимә һәм Шиһапова Бибиҗамал апалар үзләренең балалык, яшьлек чорындагы аулак өйләр, анда уйнаган уеннар, кыз ярәшү, “капка урлау” йолалары, каз өмәләре турында тәфсилләп сөйләделәр.

“Безнең яшьлек чоры бик күңелле үтте. Әле хәзер дә шул вакытларны сагынып искә алабыз”,–дип моңсуланып та куйдылар алар.

Әлеге җылылык белән сугарылган очрашу беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Димәк, “Ак калфак”ның бу көнне башкарган хезмәте юкка түгел!

Сиринә Мөхәммәтҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*