tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның чираттагы төркем хаҗилары юлга кузгалды
Татарстанның чираттагы төркем хаҗилары юлга кузгалды

Татарстанның чираттагы төркем хаҗилары юлга кузгалды

Хаҗилар утырган чираттагы очкыч Казан-Мәдинә маршруты буенча 11 август көнне юл алды. Очкычта 49 кешелек 5 төркем. Булачак хаҗилар “Казан” халыкара аэропортына  төнге бердә үк җыелдылар. Шунда ук иртәнге намазны укыдылар. Аллаһыга шөкер, биредә барлык шартлар да тудырылган. Өченче катта иркен тәһарәтханә һәм гыйбадәт бүлмәсе.

Һәрбер төркемнең үз җитәкчесе бар, ул хаҗ кылуның бар нечкәлекләрен белүче һәм изге урыннарда берничә тапкыр булган кеше.

“ДУМ РТ Хаҗ” туроператоры һәрбер хаҗига яшел-саргылт төстәге чемедан һәм сумка тапшырды. Әлеге төс халык арасында татарстанлыларга югалмаска ярдәм итәр. Моннан тыш, төркем җитәкчеләре өч бейджик тапшырдылар. Беренчесен алар үзләре белән йөртәчәк, ә икесе – чемодан һәм кулда йөрүче сумка өчен. Шулай итеп, хаҗда килеп чыгарга мөмкин мәшәкатьләрне җиңеләйтәләр.

“Хаҗ – минем өчен күптән көтеп алынган хыялым. Мине аэропортка озатырга ике машинада балаларым һәм оныкларым килде” – дип сөйли Байлар Сабасыннан Сания апа.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылачак. Хаҗиларның беренче төркеме Мәккәгә 4 нче августта китте. Изге җирләргә соңгы төркем 15 августта юл алачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*