tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Г. Тукайның әкият дөньясын ачтылар
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Г. Тукайның әкият дөньясын ачтылар

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Г. Тукайның әкият дөньясын ачтылар

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Салиевлар гаиләсенең “Габдулла Тукай әкиятләре дөньясында” шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык эшләр дә Мөслимә Салиева, аның тормыш иптәше Вакыйф әфәнде һәм кызлары Диләрә кулы белән тудырылган. Сәйләннәр белән чигелгән предметлар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкият дөньясына багышланган. Мөслимә ханым сүзләренчә, иҗат белән мавыгу башта аның гына  хоббие булган, ләкин тора-бара әлеге шөгылен гаиләнең башка әгъзалары да үз иткән.

Күргәзмәне ачу тантанасында ТАССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Мингол Галиев чыгыш ясады. Ул Г.Тукайның иң танылган шигыре дип «И, туган тел»не атады һәм, бу шигырьдә сүз аерым бер тел турында түгел, ә теләсә кайсы халыкның һәм милләтнең төп үзенчәлеге булган туган тел турында бара, дип белдерде.

 

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге
addnt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*