tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллективына яңа җитәкче Айрат Зарипов килде
“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллективына яңа җитәкче Айрат Зарипов килде

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллективына яңа җитәкче Айрат Зарипов килде

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Татмедиа” ААҖнең Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров, шулай ук республика ММЧ җитәкчеләре катнашты.

Илдар Халиков ТР Президентының Айрат Зарипов билгеләнүе турындагы Указны укыды һәм аңа символик портфель тапшырды.

Ведомствоның элеккеге җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтовның “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры кәнәфиенә күчеп утыруын искәртик. ТР Премьер-министры И.Миңнәхмәтовның әлеге чарада, чит илдә эш сәфәрендә булу сәбәпле, катнаша алмаганын хәбәр итте.

Илдар Халиков сүзләренчә, И.Миңнәхмәтов тарафыннан “бик җитди, зур эш башкарылды”. “Татмедиа” формалашканда Марат Муратов гамәлгә ашырган игелекле эшләр дәвам иттерелде”, – диде ул. И.Миңнәхмәтов командасына сайлау уздыру кебек гадәти булмаган вакытта эшләргә туры килде, дип билгеләп үтте Хөкүмәт башлыгы, һәм бу эш югары дәрәҗәдә оештырылган иде, диде.

“Бүген “Татмедиа” күп еллар дәвамында иң яхшы рейтингка ия”, – дип ассызыклады Илдар Халиков, аннан соң ул коллективка зур һәм катлаулы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Премьер-министр Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесенә эшендә уңышлар теләде, Айрат Зарипов белән күп еллар таныш булуын әйтте. Айрат Зариповның Татарстан Президенты матбугат хезмәтенә 8 ел дәвамында уңышлы җитәкчелек итүен һәм бу өлкәдә яхшы тәҗрибәгә ия булуын искәртте. 2010 елның февраленнән А.Зарипов Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе сыйфатында җаваплы пост биләде, нәтиҗәле эш күрсәтте, диде. “Идарәнең яңа җитәкчесе аны уңышлы дәвам иттерер дип өметләнәм”, – дип өстәде И.Халиков, аннары Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесенә хезмәтендә уңыш теләде.

“Биредәге күбесе белән яхшы танышмын, күпчелегегез белән шәхси, дустанә мөнәсәбәттәмен. Сезнең ярдәмегезгә һәм үзара аңлашып эшләүгә бик ышанам, бергә эшләрбез”, – дип мөрәҗәгать итте коллективка Айрат Зарипов.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*