enrutat
Баш бит / Тавыш бирдек
Тавыш бирдек

Тавыш бирдек

1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе узды. Илнең гамәлдәге Конституциясенә 200дән артык төзәтмә тәкъдим ителде. Миңа сайлау участогында 25 июньнән 1 июльгә кадәр Ижау шәһәренә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” мактаулы исем бирү турында имзалар җыю буенча волонтер булып эшләргә туры килде. Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш биргән вакытта һәркем Ижауга әлеге мактаулы исемне бирүне хуплап үз имзасын куя ала иде. Бик күп еллар сайлау комиссиясе рәисе булып эшләгәч, миңа әлеге эш якын да, бик кызыклы булып та тоелды. Биредә халык белән очрашып, аларның фикерен белү мөмкинлеге бар, гомумән халыкның ничек яшәгәнен белергә була.

Сайлау участоклары эше

Ижау шәһәрендәге Саратов ура­мының 38нче санлы “Яшь техник­лар станциясе” бинасында ике сайлау участогы эшләде. Мин әлеге учас­токларда волонтер булып хезмәт куйдым. Бирегә килеп кергәч, үзеңне хастаханәгә килеп эләккәндәй хис итәсең. Перчаткалар, маскалар, халатлар, антисептик исе. Сайлау учас­токлары комиссиясендә байтак кына милләттәшләребез дә хезмәт куйды. 55нче санлы участок сайлау комиссиясендә Фәридә Садыйкова инде беренче ел гына эшләми икән. “Агымдагы елда эпидемиологик хәл булгач, барлык куркынычсызлык чараларын күреп эшләргә туры килде. Участокка тавыш бирергә килгән һәр кешенең тән температурасы үлчәнде. Алар дезинфекцияли торган келәм аша үтте, кулларны зарарсызландыру өчен антисептиклар куелды, бер тапкыр кулланыла торган маскалар, перчаткалар, ручкалар бирелде. Өйгә барып тавыш бирдертү дә контактларсыз булды. Без өйгә кермәдек. Ишек тоткасына сейф-пакет элдек, кыңгырауга басып, ике метр ераклыкка киттек. Әлеге дезинфекцияләнгән пакетта сайлаучылар китабыннан күчермә бар иде. Анда, бюллетень алдым дип, имза куйдылар. Пакетта шулай ук бюллетень үзе, бер тапкыр киелә торган битлек, перчаткалар һәм ручка бар иде. Тавыш биргәннән соң, бюллетеньнәр махсус тартмага салынды”, — диде ул. Әлеге комиссиянең эшен күзәтүчеләр арасында да үзебезнең кызлар бар иде. Гөлназ Даянова биредә эшләүнең үзе өчен бик кызыклы булганын билгеләп үтте. “Халык белән аралашканда, шәһәребезгә “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирү турында фикерләрен белдек. Халкыбызда әле патриотик хисләр сүрелмәгән. Яшьләр дә шундый булсын иде. Төп законда “Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклый”, — дип язылачак. Моннан тыш, анда минималь хезмәт хакының яшәү минимумыннан да кимрәк булмаска тиешлеге дә ассызыклана. Эшләүче кеше ярлы булырга тиеш түгел! Хәзер эш бирүче яшәү минимумыннан кимрәк хезмәт хакы билгели алмаячак. Бу бит киләчәктә бары тик уңай якка гына үзгәрешләр булачак, дигәнне аңлата. Әлеге төзәтмәләр гади халык өчен файдага гына эшләнә дип ышанам”, — диде ул.

“Хезмәт батырлыгы шәһәре”

Сайлау участокларына көндез күбрәк өлкәннәр, кичкә таба, эш сәгате беткәч яшьләр агылды. Өлкәннәрнең күбесе нәкъ менә шәһәребез өчен тавыш бирергә дип килделәр. Алар шәһәребезнең заводлары, тарихи урыннары турында сөйләп, ха­ти­рәләрен яңарттылар. “Безнең шә­һәребез әлеге исемгә лаек. Сугыш вакытында 49 завод-фабрика эвакуацияләнеп, аларның берсе дә туктап калмады, эшләде. Бу үзе бер батырлык түгелмени?” — диде Рәйсә Шумихина. “Ә нигә Ижау шәһәренә генә бирелә әлеге исем? Сарапул һәм башка шәһәрләр, колхоз-авылларда эшләүчеләр нинди авыр хезмәт куйдылар ул вакытта, алар да ким калмасын иде”, — диючеләр дә булды. “Конституциядәге үзгәрешләрнең халыкка файдасы булыр микән? — дип фикер алышучылар да булды. Кайберәүләр: “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме ул безнең әбиләр-бабайлар эшләгән чорда бирелергә тиеш иде. Аларның хезмәте, көче бит ул. Без әзергә генә туган буын, без моңа лаек түгел”, — диештеләр. Шәһәребез өчен тавыш бирүнең тагы бер кызыклы ягы бар иде. Анда викторинада булган өч сорауга җавап биреп, бүләкләр отарга була иде. Беренче көннән үк шәһәрдәшләребез бүләкләр ота башлады. Әйтергә кирәк: әлеге викторина халык өчен бик кызыклы булды. Анда бирелгән өч сорауга кемдер җавапны Интернеттан эзләсә, кемнәрдер бәхәсләшә-бәхәсләшә үзенең хаклы булуын дәлилләргә тырышты.

Ачык һавада сайлау

Моннан тыш гражданнар беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирә алды. Мондый участоклар махсус җиһазландырылган палаткаларда эшләде. “Спартак” халык иҗатында эшләүче үзешчән ансамбль вәкилләре, хезмәткәрләр әле­ге палаткалар янында концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Без исә — баянчы Илгизәр Шакиров, җырчылар Рөстәм Егоров, Ильяс Бәдертдинов, Светлана Тимершиналар — милләттәшләребез күпләп яшәгән Областная, Заречное Шоссе, Саратов урамнарында урнашкан сайлау палаткалары янында чыгыш ясадык. Татар көйләрен ерактан ишеткән милләтәшләребез безнең белән бергә күңел ачтылар, шәһәребезнең киләчәге, Россия Конституциясенә кертелгән төзәтмәләр өчен тавыш бирделәр.

Рәфилә Рәсүлева.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*