tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таҗетдин Ялчыголга багышлап
Таҗетдин Ялчыголга багышлап

Таҗетдин Ялчыголга багышлап

Зәй каласындагы 7нче урта мәктәптә «Таҗетдин Ялчыгол – язучы, дин эшлеклесе, педагог» дигән темага багышланган укучылар һәм укытучыларның эзләнү-тикшеренү проектлары һәм иҗади эшләре буенча V төбәк фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Мәгълүм булганча, Таҗетдин Ялчыгол 1768 – 1838 еллар аралыгында яшәгән күренекле тарихчы, язучы, педагог, татарлар арасында абызлар хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе. Аның безнең көннәргә килеп җиткән «Тәварихы Болгарийә», «Рисаләи Газизә», «Фәваиде Бәһавийә» исемле хезмәтләре тарихи вакыйгаларга, әдәбиятка, халык медицинасына, дини-әдәби китапларны шәрехләүгә багышланган.
Таҗетдин Ялчыголга багышланган конференциягә эшләрне укучылар өч юнәлеш буенча җибәрә алдылар: «тарихыбызны барлыйбыз», «Халкыбызның гореф-гадәтләре», «Нәселемнең ветераны – безнең горурлыгыбыз».

Ә укытучылар өчен «Язучы, дин эшлеклесе, мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә куллану» дигән номинация тәкъдим ителде.
Безнең мәктәптән VI сыйныф укучысы Муса Шщрифуллин «Тарихыбызны барлыйбыз» номинациясенә «Гасыр афәте – халкым язмышында» исемле тикшеренү эшен тәкъдим иткән иде. Ул, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланып, 1921 – 1922 еллардагы Идел буе ачлыгына багышланган иде. Мусаның әлеге эзләнү эше III урынга лаек дип табылды.

Әлеге конференцияне, коровирус шартларыннан чыгып, читтән торып уздырырга мәҗбүр булдылар. ZOOM платформасы аша ике яклы элемтә урнаштырылды.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы
Урта Кирмән урта мәктәбенең
тарих укытучысы

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*