enrutat
Баш бит / Тәбрис Яруллин: «Татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк»
Тәбрис Яруллин: «Татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк»

Тәбрис Яруллин: «Татар теле ахырзаманга кадәр яшәячәк»

1-5 август көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Ике елга бер генә була торган чара татар яшьләрен борчыган иң четерекле мәсьәләләрне кузгата.

Быелгы форумның үзенчәлекләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис ЯРУЛЛИН белән сөйләштек.

Өметләр

– Тәбрис, татар теле белән бәйле вазгыятьтә Татар яшьләре форумыннан нәрсә көтәсез?
– Беркемнән дә берни дә көтмибез, үзебез эшләргә тырышабыз. Форумда соңгы ике елда иң актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак. Алар арасында тел проблемалары да бар. Пленар утырыштагы төп чыгыш та татар теленә багышланган булачак. Шулай ук без төбәкләргә төрле темалар бүлеп бирдек. Алардан да вәкилләр чыгыш ясаячак. Резолюциягә дә телгә кагылышлы пунктлар кертелде. Әйтик, максатыбыз – тел бетү проблемасын кешеләргә җиткерү. Бу хакта кайберәүләр белми дә. Яңа закон проекты татарларга нинди йогынты ясаячагын аңлатырга кирәк. Минемчә, проблеманың асылы – кешеләрнең әлеге закон проектының нәрсә китереп чыгарачагын, ничек итеп тормышны үзгәртәчәген аңлап җиткермәүдә. Мәгариф өлкәсенә килгәндә, безнең ата-аналар берләшмәсе барлыкка килде. Резолюциягә дә аларга ярдәм итү пунктларын кертәбез. Пленар утырышта яңа татар мәктәбе моделен тәкъдим итәбез. Әгәр дә кешеләр бездән татар телен саклап калу буенча 100 процент эшли торган проект көтә икән, андый әйбер булмаячак. Андый рецепт юк! Без үзебез телне саклау өчен нәрсә эшлибез икәнен генә сөйләп китә алабыз. Бәлки бу башкаларга этәргеч булыр.

– Форумның башлангыч чордагы максатлары үзгәрмәдеме? Дөнья да, проблемалар да үзгәрә бит.
– Без яшьләрне идеологик максаттан җыябыз. Биш көн эчендә алар алга таба эшләү өчен илһам алырга тиеш. Монда килгәч, алар үзара аралаша, үсә, рухланып кайта. Үзем дә сизәм, форумнан соң читтә яшәүче яшьләр дә бер ел бик яхшы эшли. Икенче максатыбыз – татар яшьләрен киләчәккә өмет белән карарга өйрәтү. Гадәттә, без татарлар, үткәнне мактап, «татарларның алтын чоры иде» дип сөйләргә яратабыз. Ә киләчәк турында сүз чыкса, «бетәбез» дигәннән ары китми. Чынлыкта исә матур киләчәк турында хыялланырга кирәк. 50 ел алга өмет белән карап эшләмәсәк, бер урында тапталып торачакбыз. Шуңа да быел резолюция кабул итү генә түгел, 2050 елга кадәр «юл картасы» (эш планы) төзеячәкбез.

Программа

– Биш көн дәвамында яшьләр нәрсә эшләячәк?
– Төрле темаларны яктыртачакбыз. Әйтик, татар эшмәкәрләре чыгышы көтелә. Санкт-Петербургтан Казанга күченгән Айнур Әхмәтов «Бизнес-Орда» дигән проекты турында сөйләячәк. Гади татар егет-кызлары уңышка ирешү, акча эшләү серләре белән бүлешәчәк, элеккеге татар эшмәкәрләрен барлаячак. Тел сәясәте, милли мәгариф темасына Айрат Фәйзрахманов чыгыш ясаячак. Яшь галимнәр татар тарихы турында кызыклы фактларны барлый. Яңа татар мәдәнияте, альтернатив музыка, театр, әдәбият турында Рәдиф Кашапов сөйләячәк. Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов та булачак. Гаилә һәм бала тәрбиясе турында лекцияне «Сабыйлар» үзәге әзерли. «Медиа» дигән мәйданчык та бар. Мәгариф өлкәсендә ничек итеп мәктәп ачарга, сыйныф җыярга икәнен өйрәнәбез. Аларны ачканда нинди документлар тутырырга кирәк булачак, сыйныф җыйгач, җитәкчеләрдән нәрсә сорарга мөмкин, кайсы документка кул куярга ярый, кайсысына юк икәнен бәйнә-бәйнә сөйләячәкбез. 3 август көнне иң бөек татар галимнәренең берсе Рәшит Сүнәев безгә кунакка киләчәк. Ул бер сәгать дәвамында астрофизика, мотивация турында сөйләячәк. Әлбәттә, ял итү чаралары да була. Форумның иң беренче көнендә «Калеб» кичәсен оештырабыз. Ул татар бию тарихына багышланган булачак. Арча шәһәре көнендә татар яшьләре инде үзләре җырлап-биеп чыгыш ясый ала. Соңгы көнне «Печән базары» оештырачакбыз.

Нәтиҗә

– Ун ел дәвамында нинди эшләр башкарылды?
– Эшләр байтак булды, Аллага шөкер! Мин инде соңгы алты ел өчен җавап бирә алам. Шушы вакыт эчендә без ике чарадан унлап зур проект алып баручы оешмага әйләндек. Ул проектларны Казанда, Татарстанда яшәүче кешеләр барысы да яхшы белә. Үз көчебезне шәһәр мәдәниятен үстерүгә, аны формалаштыруга керттек. Арасында безгә кадәр дә оештырылган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе, Татарстанда икетеллелек торышын тикшерүгә багышланган «Татар дозор» уеннары бар. Без аларга масштаб кына өстәдек. «Печән базары»н оештырдык. Минемчә, ул Сабантуйдан соң бердәнбер милли урам фестивале. Беренчеләрдән булып, бистәләр темасын күтәрдек. Яңа Татар бистәсен үстерү буенча план төзедек. Төрле чаралар, экскурсияләр, бистә сәгатьләре, аксакаллар белән очрашулар булды. Рәдиф Кашапов бистәдәге ике бинаны «Том Сойер фест» тарихи объектларны торгызуга багышланган проектка кертүгә иреште. Кичләрен хәзер Татар бистәсенә барып, йортлар буйыйбыз. «Җәдид-фест» дигән лабораторияне инде дүрт тапкыр оештырдык. Финляндиянең «Тампере» җәмгыяте белән ике стипендия тапшырдык. Беренчесендә татар темасын яктырткан тарихчыларга стипендия бирдек. Ул вакытта 1000 евро акчаны Казан федераль университеты студенты алды. «Үз юлым» дигән икенче стипендия яшь татар язучыларына исәпләнгән иде. 1000 евроны берничә кеше бүлеште. Аннан соң «Акыл фабрикасы» эшләп китте. Ул баш миен «кайната» торган, яңа идеяләр булдыра торган мәйдан.

– «Акыл фабрикасы»ндагы идеяләр кемгә дә булса җиткереләме соң, әллә «идея» яралгысында гына каламы?
– «Акыл фабрикасын»да булган концепцияләрне без шушы тармакта эшли торган оешмаларга сөйлибез. Аларга үз идеяләребезне бүләк итәбез дисәк тә була. Яңа татар мәктәбе моделен ярты еллап төзегәнбездер. Төрле интервьюлар, алдык, эзләнүләр ясадык. Шуннан соң аны Мәгариф министрлыгына тапшырдык.

– Алар аны кулландымы соң?
– Кулланамы-юкмы – анысы аларның эше инде. Теләсә кайсы очракта без үзебезнең альтернатив фикерне белдерергә тиеш. Кайбер проектларны үзебез тормышка ашырабыз. Мәсәлән, «Печән базары» шулай барлыкка килде. Гадәттә, җаваплы урында утырган кешеләр ничек карарлар кабул итә? Үз тәҗрибәсеннән чыга да «мин тегендә болай күргән идем, әйдәгез, шулай ясыйбыз» дип, ни тели, шуны эшләп куя. Аеруча бу татар темасына кагыла. Кешеләрдән сораштыру, фокус-группалар җыю дигән әйбер гомумән юк. Булса да, бик сирәк. Педагогика институтын булдырабыз диләр инде. Сез күз алдына китерәсезме аның ничек буласын? Ничек, кемне әзерләячәкләр анда, аның өчен кем җаваплы? Әлегә бернәрсә дә билгесез. Менә шундый очракларда без җыелабыз, фикер алышабыз. «Хәзер ачык институтлар, квалификацияне үстерүче уку йортлары бар, бәлки тулы бер институт ачканчы, башта шул өлкәдә эшләп караргадыр?» дип, үз фикеребезне белдерәбез.

«Авыл һәм шәһәр яшьләрен аермыйк»

– Шәһәр мәдәниятен үстердек дисең, ә авыл яшьләре белән нинди дә булса эш алып барыламы?
– Безне кайвакыт, авыл яшьләре белән эшләмисез, дип шелтәлиләр, ләкин мин авыл һәм шәһәр яшьләрен аермас идем. Мәсәлән, мин үзем авыл малае да, шәһәрнеке дә. Бер ел элек «Казан арты яшьләр форумы» оештырдык. Анда Арча, Балтач, Саба, Теләче, Кукмара районнары һәм якындагы төбәкләрдән катнашучылар килгән иде. Минемчә, бу эшне дәвам итәргә кирәк.

Анда күбрәк авыл җирендә тормышка ашырып булырдай проектлар турында сөйләдек. Мөслимлеләр районда эшләп була торган иҗтимагый киңлекләр белән таныштырды. Балтачлар шәҗәрә төзү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Районнарның тарихын, туристларга кызык булырдай урыннарны да барладык. Монысы инде авыл туризмын үстерү өчен.

– Чит илләрдән кемнәр актив?
– Канаданың Монреаль татарлары элек тә бар иде, хәзер активрак, зурдан кубып эшли башлады. Алимә белән Марат Сәләхетдиновлар анда хәтта балаларны татарча укыта башладылар. Германиядә «Аргамак» оешмасы актив эшләп килә. Фин татарлары белән берлектә стипендия бирәбез дип әйтеп киттем инде. Россия төбәкләрендә зур шәһәрләр актив. Әйтик Сарытау, Ижау, Екатеринбург, Төмәндәге оешмалары яхшы эшли. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яшьләре дә актив. Аларның проблемаларга карашы да башкача. Тел мәсьәләсендә дә алар зур ярдәм күрсәтте. Быелдан читтә яшәүче татар яшьләренә Татарстан илчесе вазифасын тапшырасыбыз килә. Бу вазифада алар төрле милләтара чараларында татарлар турында сөйләр иде.

– Күршеләр булган Башкортстан белән дә мөнәсәбәтләр киеренке иде, хәзер дуслык күпере сузылдымы?
– Алар үзләренчә актив, ләкин тотып алучы уртак бер көчләре, лидерлары юк. Алар белән берничә тапкыр очраштык, Башкортстанга чыгып йөрдек. Хәзер дә форумга Башкортстаннан 60ка якын кеше чакырабыз. Без аларга бергәләп «Җәдид-фест», «Акыл фабрикасы» оештырыйк дип тәкъдим ясадык. Ләкин арасыннан берсе дә «әйдәгез!» дип идеяне күтәреп алмады. Без килеп, бөтен нәрсәне үзебез оештырып китсәк, алар тыңлап кына утырса, бу яхшы түгел бит инде. Ләкин мин Башкортстан татарлары белән элемтә ныгыр дип уйлыйм. Анда яшьләрнең милли үзаңы көчле. Башкорт оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Алар безгә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенә килә.

Хакимият белән мөнәсәбәт

– Июнь аенда татар активистлары Казан мэры Илсур Метшинга бина сорап мөрәҗәгать иткән иде. Араларында син дә булдың. Татар яшьләренең үз бинасы булачакмы инде?
– Без бу мәсьәләне җентекләп өйрәндек. Төрле биналарны карадык. Хәтта бинада нәрсәләр була икәнен барлап куйдык, ләкин бу көнендә генә хәл ителә торган әйбер түгел. Бина бирелү турында сүзләр йөри, тиздән булыр дип уйлыйм.

– Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үз вазифасына керешкәч, аның белән очрашкан идегез. Яңа министр белән ни турыда сөйләштегез?
– Ул беренче эш көнендә үк яшь активистларны үзенә җыеп алды, безнең белән танышты. Безнең белән ул алдан ук таныш иде инде. Шуңа проектларыбыз турында күп сөйләмәдек, вакыт та тыгыз иде. Аны татар яшьләре форумына чакырдым. Әле тагын очрашып, иркенләп сөйләшербез диде.

– Россия Президенты Владимир Путинга, татар теленә бәйле видеохәбәр җибәргән идең. Аңа җавап булдымы?
– Күрсәләр, нинди дә булса реакция булыр иде, дип уйлыйм. Ләкин бернинди дә җавап булмады.

– Шул ук вакытта татар теле хәлен ЮНЕСКОга җиткерергә кирәк дигән идең, аның телгә нинди файдасы булыр иде?
– Бу инде проблеманы халыкара дәрәҗәгә күтәрү булачак. Башка милләт вәкилләре дә татар телен бетерәләр икәнен аңласын өчен. ЮНЕСКОның бетеп барган телләргә кагылышлы программалары да бар. Ул бетеп барган телләрне барлый, анда никадәр кеше сөйләшүен саный.

Россиядә дә аз санлы халыклар өчен ярдәм программалары бар. Бетеп барган телләрне үстерү өчен, грантлар бирелә. Ләкин аның файдасы шулкадәр аз. Ул сүнәм-сүнәм дип торган учакка аз гына утын өстәү кебек инде.

Татар теленең хәле аңа кадәр барып җитмәгән әле. Халык исәбен алучылардан «татар телендә ничә кеше сөйләшә?» дип сораган идем. 3 миллион, диделәр. Бу бит – зур сан. Әле бит бу проблеманы гомер ишетмәгән авыллар бар. Алар анда балык тотып, сазлыклар арасында яшәп яталар. Алар татар телендә әле миллион ел сөйләшәчәкләр.Дөрес, хәзер татар теленең статусы югалды инде. Дәүләт теле дигән дәрәҗәсе төште, икенче сортка куелды. Ләкин аңа карап татарлар үз телендә сөйләшүдән туктамаячаклар. Татар теле әле ахырзаманга кадәр яшәячәк.

Ә сез форумнан нәрсә көтәсез?

Илнар ФатыЙхов (АКШ):

– Кызганыч, монда килүче яшьләр күбесенчә русча сөйләшә. Мин Америкада инде ун ел яшәп тә, үзебездәге татарлар белән һәрвакыт туган телемдә генә сөйләшергә тырышам. Казанга, Татар конгрессына килгәч, халык русча сөйләшкәнен ишеткәч, минем күңелгә авыр булып китте. Татар теленә кагылышлы тема – бик четерекле тема, ул форум кысаларында гына ачылып бетмәс дип уйлыйм. Бу – минем беренче форумым. Аның турында күптән түгел генә ишеттем әле. Бездә ел саен Сабантуйлар гөрләп уза. Киләсе елга унынчы тапкыр зурлап билгеләп үтәбез. 2020 елда безнең «TatarDC» оешмасына ун ел булачак. Юбилейга проектлар идеясен бәлки бу форумнан да алырбыз. Сабантуйлардан кала бездәге татар яшьләре урманда төрле чаралар оештыра. Берничә көн палаткаларда яшибез, учак янында утырып, татар милли җырларын җырлыйбыз, уйныйбыз, татарча матур итеп аралашабыз. Америкада ун ел яшәсәм дә, мин үземне яңа буын эмигранты дип саныйм. Татарлар бирегә 50нче елларда да күченеп килгәннәр.

Мөхәммәт Шәңгәрәев, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре:

– Үземнән чыгып әйтә алам, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытмасалар, балалар аны үзлегеннән өйрәнмәячәк. Бездә Дубайда татар телен мәктәптә уку мөмкинлеге юк. Гарәп-инглиз мәктәбендә укыдым. Безгә татар телендә сөйләшү тәҗрибәсе җитеп бетми инде. Гәрчә әтием, өйдә татарча гына, ана телегездә генә сөйләшегез, дип әрләсә дә. Мин татар телен скайп аша өйрәндем. Шулай ук бер ел Актанышта сәләтле балалар лицеенда белем алдым. Татарстанда татар телен мәктәптә мәҗбүри укытуны бетерү башка сыймаслык әйбер. Форумда татар яшьләре үз фикерен җитәкчеләргә җиткерә алыр дип өметләнәм. Элек без үзебезне дөньядан аерылган кеше кебек хис итә идек. Биш ел элек форумга, «Сәләт» лагерена йөри башладык. Без татарлар, кайда яшәвебезгә карамастан, татарларга гына кирәк. Шуңа да Татарстан, Башкортстанда яшәүче кешеләрне һәрвакыт үзебездә матур итеп каршы алырга тырышабыз. Үзебездә очрашулар, төрле чаралар оештырабыз. Киләчәктә үзебездә Сабантуй оештырырга хыялланабыз. Форум чит ил татарлары белән танышырга да ярдәм итә. Италия, Швеция, Эстониядә милләттәшләр кунак итте, илне күрсәтте. Форум булмаса, без аларны белмәс тә идек.

Алисә Шәрәфиева, shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*