enrutat
Баш бит / Тел өчен алгы сызыкта — укытучылар
Тел өчен алгы сызыкта — укытучылар

Тел өчен алгы сызыкта — укытучылар

Октябрь аенда Казанда «XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме» дип аталган II Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшләде. Аны Татарстан Фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) оештырган иде. Әлеге чара кысаларында хәзерге тел гыйлеме һәм туган телләрне укыту методикасының актуаль мәсьәләләренә багышланган аерым секция эше билгеләнеп, анда галимнәр, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан һәм Татарстанның төрле районнарыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләрне, бигрәк тә татар телен һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү, ачыклык кертү максатыннан һәм һәр катнашучының фикере әһәмиятле булуны күздә тотып, секция үзенең эшен түгәрәк өстәл рәвешендә алып барды. Иң элек белем бирү системасының һәр буыны белән якыннан таныш булган тәҗрибәле галимнәребез татар телен һәм әдәбиятын укытудагы яңалыклар белән таныштырып узды.

Мөслимә ШӘКҮРОВА, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты:

– Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укыту-тәрбия эшенең барлык өлкәләренә дә яңача якын килүне таләп итә. Укыту-тәрбия системасын яңарту ул – инновацион технологияләр, яңа ысуллар, чаралар, кулай принциплар эзләү дигән сүз. Бүгенге көндә белем бирү оешмаларының бурычы – заман таләпләренә, тормыш ихтыяҗларына җавап бирә торган белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, креатив, карарларны мөстәкыйль кабул итә белгән иҗади шәхес тәрбияләү. Шунлыктан урта (тулы) гомуми белем бирү оешмаларының гомуми башлангыч белем бирү һәм төп гомуми белем бирү этапларында «Туган тел (татар теле)» өчен, Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, Үрнәк программалар язылды, һәм шулар нигезендә дәреслекләр эшләнәчәк. Туган телләре татар теле булган укучыларга татар телен өйрәтү «Туган тел» юнәлеше кысаларында карала. «Туган тел» предметы белем бирү оешмаларының уку планнарының инвариант өлешендә, ягъни мәҗбүри укытыла торган фәннәр исемлегендә урын алды. Туган тел буларак татар, рус, мари, мордва, чуаш һ.б. милләт телләре сайланырга мөмкин. Туган телне өйрәнү барышында лексик, грамматик материалны кызыклы, тормыштан алынган вакыйгаларга таянып бирү укучыларның телне өйрәнү теләген арттыра гына, аның тормышта кирәклеген төшенергә ярдәм итә. Шуңа күрә дәресләрдә төрле ситуацияләргә корылган, сөйләм репликалары белән баетылган, аларны чишәргә ярдәм итә торган күнегү-биремнәр тәкъдим итү, шуларга нигезләнеп, укучыларның аралашу осталыгын үстерүгә игътибарны арттыру зарур. Бүгенге көндә туган тел дәреслекләрендә тәкъдим ителгән текстларда, күнегү-биремнәрдә «Татар дөньясы» дигән блокта гына да укучыга искиткеч бай мәгълүмат биреп була. «Дәүләт теле» буларак татар теле уку планының вариатив өлешендә генә урнаша ала. Димәк, бу предмет мәктәп компонентыннан сәгать бирелгән очракта гына укытыла ала.

Диләрия АБДУЛЛИНА, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филолология фәннәре кандидаты:

– Әдәбият фәнен укыту да заман белән бергә үзгәрешләр кичерә. Үткәндәге уку-укыту программалары әдәбиятны фән буларак өйрәнүгә, теоретик белем бирүгә күбрәк игътибар биргән булса, хәзер гамәли максат алга куела. Яңа эшләнгән Үрнәк программалар, алар нигезендә төзеләчәк дәреслекләр дә заман укучысына юнәлеш тотып, аны үзе яшәячәк заманга әзерләү таләбеннән чыгып эшләнергә тиеш. Әдәбият дәресләре туган телнең асылын, аһәңен тоярга өйрәтү, сүз сәнгатенең серләренә төшендерү дәрәҗәсенә үсәргә тиеш. Бу һич тә катлауландыруга бару түгел, ә кыйбланы гына үзгәртү. Башлангыч сыйныфларда «Әдәби уку» дәресләре укучыны иң элек йөгерек укый, укыганын сөйләп бирә, аның нигезендә фикер алыша, нәтиҗә ясый алырлык дәрәҗәгә җиткерсә, 5 – 9 нчы сыйныфлар татар әдәбияты турында тулы күзаллау тудыруны максат итә. Әдәбият дәресләре предмет таләп иткән белемнәрне укучыга җиткереп кенә калмый, ул укучының рухын тәрбияли, аны үз кавеменең тарихи-мәдәни мирасы белән тоташтырып, милли үзаңын формалаштыра.

Гөлназ МӨХӘРЛӘМОВА, Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты:

— Билгеле булганча, балаларның хәзерге вакытта фикер йөртү рәвеше, фикерләрен башкаларга җиткерү, аралашу дәрәҗәсе үзгә. Балаларның компьютер технологияләре белән мавыгуы аларның аралашу даирәсен чикли. Нәтиҗәдә, татар әдәби телендә фикерләрен тиешле дәрәҗәдә аңлаешлы, төзек, дөрес җиткерә алучы балалар кимегәннән-кими бара. Моны алга таба булдырмас өчен, татар теле дәресләре белән беррәттән, әдәбият дәресләрендә дә әдәби әсәрләрне уку барышында шуларның эчтәлеге нигезендә фикерләп, монологлар төзү, диалогларда актив катнашу, татар мәктәпләрендә билгеле бер темага фикер алышу ярдәмгә килә ала. Әдәби белем бирү белән беррәттән, әдәбият дәресләрендә, укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру максатыннан, сөйләм телләрен үстерү бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып санала. Әдәбият дәресләренең төп бурычларының берсе булып укучыларны матур, төзек, төгәл, дөрес итеп сөйләргә өйрәтү тора. Бу, үз чиратында, әдәбиятны яхшырак, тирәнрәк аңлау-төшенүгә ачкыч ролен үти. Яңа дәреслекләр шул үзенчәлекне истә тотып эшләнергә тиеш.

Ләйсән ГӘРӘЕВА, Казан шәһәре СОлНЦЕ мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Әдәбият дәреслекләрен язганда, укытучыга ярдәм буларак аудио- һәм видеоматериаллар белән тулыландыру файдалы булыр иде. Безнең татар артистларыбызның дәреслектәге әкиятләрне, әсәрләрне матур итеп укыган язмалары бик күп. Алар аудиодисклар рәвешендә мәктәп өчен бергә туплап бирелсә, укытучылар өчен дә, укучыларны кызыксындыру өчен дә бик зур ярдәм булачак. Дәреслекнең бер өлеше репродукцияләр  белән баетылган булырга, сыйныф бүлмәләренең бизәлеше дә белем һәм тәрбия бирүгә хезмәт итәргә тиеш.

Фәния ГАЯЗОВА, Казан шәһәренең 117 нче мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

— Яңа үрнәк эш программасы нигезенә коммуникатив технологияләр салынган. Бу программа галимнәребез тарафыннан бик уйланып эшләнгән, үзәккә дүрт зур лексик тема алынган: «Мин»,«Тирә-як, көнкүреш», «Туган җирем», «Татар дөньясы». Әлеге темалар ярдәмендә укучыларны туган телдә иркен аралашырга, сөйләшергә өйрәтеп була. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары да туган телләрендә аралашуда кыенлыклар кичерә. Коммуникатив технологияләр, нәтиҗәле алымнар, гадәти булмаган дәресләр аша гына укучыны кызыксындыруга ирешеп була дип уйлыйм. Дәресләрдә лексик һәм грамматик материалны уеннар кулланып аңлату, ныгыту бик отышлы. Әгәр дә уеннар материалны үз эченә алган җыр белән үрелеп барса, балалар өчен бу тагын да мавыктыргычрак булачак. Уку елы дәвамында, ата-аналар белән эзлекле эшләү дә аларның туган телебезгә карата фикерен уңай якка үзгәртә ала. Моңа татар теле укытучыларының ата-аналар җыелышларында чыгыш ясавы, презентация, балаларның эшләрен тәкъдим итү, ата-аналар һәм балаларның үзара проект эшчәнлеге һәм башкалар керә.

Алсу ХӘМИДУЛЛИНА, Олы Кайбыч урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

– Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре укытучыга ярдәм итәрлек методик ярдәмлекләр, аудио-, видеоматериаллар белән бер комплект итеп, дәреслектәге күнегүләр ФДББСлары стандартларына туры китереп, УУГ күздә тотып эшләнсә, яхшы булыр иде. Дәресләрнең саны кимү дәреслектәге материалны да кыскартуны таләп итә. Әдәбият дәресенең атнага бер сәгать кенә калуы аеруча авырлык тудыра.

Эльвина НӘҖИПОВА, Казан шәһәренең 180 нче гимназиясе татар һәм инглиз телләре укытучысы:

Безнең иң беренче максат – балаларны телене өйрәнүгә җәлеп итү. Моның өчен баланы тел белән мавыктыруны башлангыч сыйныфтан ук башлау мөһим, шуңа уен алымнарын куллану, аудио-, видеоязмалардан файдалану һәм системалы эш алып бару кирәк. Бүгенге кебек очрашып, чишелергә тишле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүләр дә бик кирәк, әлбәттә. Әйе, татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә бүген зур үзгәрешләр бара. Әлеге үзгәрешләр бу предметларны укытуның эчтәлегенә дә, эшләү алымнарына да, сәгатьләр санына да кагылачак. Җиңел булмас. Әмма балаларыбызның туган телләрен югалтуына юл куймасак иде. Хәрбиләрчә әйтсәк, татар теле укытучылары балаларның күңелендә ана теленә мәхәббәт уяту эшчәнлегенең алгы сызыгында тора.

 Расиха Фаизова әзерләде

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*