tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теләчедә – «Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе»
Теләчедә – «Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе»

Теләчедә – «Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе»

26 ноябрьдә Татарстандагы Теләче урта мәктәбендә район авыл мәктәпләреннән җыйналган татар теле һәм әдәбияте укытучылары семинары булып узды. Бу семинарда 6 сыйныф укучылары «Аклы татар сөлгесе – керсез җанның көзгесе» дип исемләнгән класстан тыш чара да күрсәттеләр. Укучылар бар да милли киемнәрдән киенгән. Халкыбызның гореф – гадәтләренә нигезләнгән бу чарада кызларыбызның уңганлык, нәфислек, гүзәллек өлгесе булган сөлге чигү, аның көнкүрештә әһәмияте, бәйрәмнәребездә тоткан роле турында сөйләделәр. Бу кичәне татар теле һәм әдәбяте укытучысы, мәктәптә чигү түгәрәген алып баручы милли җанлы Ризилә Гадрәүф кызы Гарипова хәзерләде.

Кызлар төрле елларда – чигелгән, чигелешләре белән берсен – берсе кабатламаучы күп төрле сөлгеләр күрсәттеләр.

Соңыннан районның «Ак калфак» хатын – кызлар оешмасы исеменнән Ризилә Гарипов кызларгарәхмәт әйтелде. Шулай ук Теләче районы укучыларына республикабызда эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы эшчәнлеге һәм алда торган бурычлар турында сөйләнде. Бергәләп эшләгәндә матур нәтиҗәләр дә булыр дигән фикергә киленде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*