enrutat
Баш бит / Тәлгать Галиуллин: Тел – милләт сакчысы
Тәлгать Галиуллин: Тел – милләт сакчысы

Тәлгать Галиуллин: Тел – милләт сакчысы

Бөтендөнья  татарларының гимны дәрәҗәсендә йөргән  “Туган тел” шигырендә Тукай беренче юлда  гына телгә нисбәтән “әткәмне” искә ала да, баланы  тәрбияләүдә, үстерүдә  бурычның иң  җитдиен әни белән әбиләргә йөкли.

Иң элек бу тел белән
әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
әбкәм хикәят сөйләгән.

Татар шигъриятенең меңәр еллык  олы  тарихы да шуңа шаһит, аның  чишмә башы тагын да ераккарак китә. Әле  әлифбалар  табылып, язма  әдәбият, ХIII йөз башы  энҗесе Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны иҗат ителгәнче үк, нечкә күңелле, хисси җанлы апа-әбиләр теленнән йола, мәхәббәт, табигать җырлары өзелеп төшеп,  буыннан-буынга тапшырылып, халкыбызның рухи-мәдәни зәвык­ларын канәгатьләндереп килгән. Әкият, бәет, мөнәҗәт шикелле жанрларның күпчелеген алар иҗат иткән. Мөнәҗәтләр төп  өлеше аналар күңелендә туып, шунда сакланган.

Татар сүз сәнгатенең, иҗтимагый фикер үсешенең, әдәбия­тыбызның ХХ  гасыр башында ренессанс-сыйфат яңарышы кичерүен Тукай, Дәрдемәнд, Исхакый, С.Рәмиев, М.Гафури, С.Сөнчәләй һ.б. исемнәре белән бәйлиләр. Ә бит шул чорда  Гыйф­фәт туташ, Сания Кадыйрия, Зәйнәп Сәгыйдә, Хәдичә Сөнгатзадә һ.б. затларыбыз да халкыбызның азатлыкка  омтылышын, милли мәнфәгатьләрен кайгыртып, зур тарихлы әдәбиятыбыз үсешенә моңлы, кайгыртучан авазларны өстәгән. Ә инде ХХ гасырның икенче  яртысы  татар шигъриятен С.Сөләйманова, Л.Шагыйрьҗан Ф.Гыйззәтуллина, Э.Мөэминова, Р.Вәлиева, К.Булатова һ.б. шагыйрәләребез  иҗатыннан башка  күз алдына да китереп булмый. Өлкән буынның үкчәсенә басып диярлек урта, яшь урта буын язучылары  яңача  фикерләүләре, замана  рухын  чагылдырулары белән  сөендерә. Сүз осталары, бигрәк тә Н.Сафина, Э.Шәрифуллина, Р.Рахман, Ф.Солтан, Р.Гарифуллина, Ә.Ситдыйкова һ.б. шагыйрәләр туктаусыз очрашуларга йөреп, бигрәк тә татар-рус телле  мәктәпләрдә булып, милли рухны саклауда, туган телгә  мәхәббәт  тәрбияләүдә гаять зур эш башкара.

Татар халкының  мәгърифәт  нурына тартылуы, олы җанлы булуы  чит илләрдә иҗат  ителә килгән  әсәрләрдә дә ачык күренә:  Заһирә Байчурина, Мәфтуха Вәлидова, Рокыя Ибраһимия, Мәхмүдә Мозаффария һ.б. төрле  илләрдә авыр шартларда  яшәгән, барысын да якынлаштырган изге үзәк, татар  телендә  фикер-хисләрен әйтеп  калдырган шагыйрәләр мирасы туган илләренә кайтып, тиешле бәяләрен алды. Чит илдә яшәп иҗат иткән Солтан тәхәллүсле шагыйрьнең 1935 елда  узган “Мукден корылтаена” атап язылган шигырендә мондый  юллар бар:

Ант итәбез, Алла исемен
тотып,
Ил юлында бергә барырга…
Төрек-татар исемен
югалтмабыз,
Җир селкетер татар
тагын да.

Татар лөгате бай  һәм борынгы  телләрдән. Чөнки унынчы гасырда ук Идел буе Болгарларында мәдрәсәләр гөрләп  эшли, уку-укыту, мәгариф сис­темасы  булдырыла. Гәүһәршад, Сөембикә, хәзерге чор галимәсе  Ай­шә Рорлихлар, Сәгадәт Исха­кыйлар әдәп-әхлакка, туган халкыбызга бирелгәнлеккә шул уку йортларында оеткы ал­ган. Хәзерге югары белем үзәкләре дәрәҗәсендә торган Галия, Иж-Бубый, Мөхәммәдия, Хөсәения һ.б. дини вә гыйльми уку йортларыбыз буш урында һәм бер дә юктан тумаган.

Мәгърифәтле халык буларак, алдынгы затларыбыз рухи байлыклары белән уртаклашуда саранлык күрсәтмәгән, төрки мәмләкәтләрне әлифба танырга, уку-язарга  өйрәткән. Ни кызганыч, уйламаганда-көтмәгәндә бәхет елмаеп куеп, дәүләтле булып, мөстәкыйльлек алгач, берсе  дә безгә ярдәм кулын сузарга ашыкмый. Өлкәнрәк буын зыялылары сүздә татар мөгаллимнәренә  рәхмәт әйткән булсалар да, җитәкчелек дәрәҗәсендә андый мәрхәмәтлелек, ярдәм сизелми. Шуннан бер нәтиҗә соралып тора: җиһанда татар  татардан башка  берәүгә дә кирәк түгел. Телебезне  саклау, милли  мәнфәгатьләребезне  кайгыртуда бары тик  үзебезгә  генә таяна  алабыз.

Балтыйк буе илләрендә рус телен азрак кыса  башласалар, телевидение, радио, җәмәгатьчелек  дәррәү күтәрелә, Брюссельга, Гаагага, Берләшкән Милләтләр Оешмасына хатлар, мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр китә. Татарстанда гына да  дистәләгән-йөзләгән татар мәктәпләре ябылды, милли телне, әдәбиятны укытучылар эшсез калды. Сабан  туйларында җырлап-биеп кенә телне, милләтне  саклап булмый лабаса!

Сүз дә юк, мөстәкыйль дәүләтең, яклаучың булмаган килеш телеңне гамәлгә кертү, саклау җиңел түгел, бу  эш аеруча үҗәт  тырышлык таләп итә. Башка  динне, телне халыкка  көчләп  тагу еш кына кире нәтиҗәсен дә бирергә мөмкин. Ф.Бәйрәмова  соңгы еллар татар прозасының  казанышы “Гөләйза” романында көчләп  чукындыруның халыкны  берләштереп, үз хокукларын яклап көрәшкә күтәрелүен сәнгати  югарылыкта бәян итә.

СССР таркалгач, мөстә­кыйль­лек алган, шул исәптән төрки дәүләтләренең күбесе, элеккеге бәйлелектән котылырга тырышып, уку йортларында тар фәннәрне дә үз телләрендә алып барырга тырыша. Ә безнең шартларда ата-ана соравы буенча дигән сылтау белән, чынлыкта, милли  мәктәпләрне бетерүчеләр  алдында ясалма мәкерле киртә — ЕГЭ куеп, чыгарылыш, керү, дәүләт  имтиханнарын бары тик рус телендә  генә  бирү мәҗбүриятен керттеләр. Балаларның киләчәге өчен җаваплы ата-аналар гаять четерекле дилемма  алдында калды. Чит илләрне механик рәвештә кабатлап кына һәм татар, башкорт, фин-­угор, якут, калмык һ.б. телләрне тыеп кына  рус теленең абруен  күтәреп була дигән караш фәннилектән ерак тора. Бакчаны бер гөл яисә  үсемлек кенә тутырса, туфрак  та ярлылана, бер төрлелек  күңелсезлеге туа. Галимнәр фаразынча, киләчәктә өч тел — инглиз,  кытай, испан   телләре генә калачак. Элек  русча аралашырга, аңа табынырга  мәҗбүр булган берише  Европа, Балтыйк буе илләре, хәтта  Казахстан кебек  алгарак киткән  төрки дәүләтләр дә акрынлап мәгърифәттә дә, аралашуда да  инглиз  теленә күчә бара. Ләкин хакимияттә утыручылар башка телләрне рәнҗетү исәбенә табылган бәхетнең гомере кыска булуга да  тарихыбыз шаһит икәнне белергә тиеш.

Без йөз, гәүдә төзелеше, киемнәребез белән  аерылып торсак та, рухи яктан, уй-фикерләребез, киләчәккә хыялларыбыз уртак, хәтта  бер бөтен  дисәк тә була: барчабызны да  милләтебез, телебез язмышы борчый. Әлбәттә, бу  янәшәлектә тел — беренче. Шунда олуг язучыбыз, акыл иясе Нәкый Исәнбәтнең  бер фикере күңелгә килә. “Дәүләтләр, ханлыклар юк ителсә дә, телебез  исән калды. Халкыбыз аны шундый кыен изүләр  астында да җаны урынына  күреп саклады… Яшәү өчен  көрәшләргә оештырып-рухландырып  килүче  төп коралыбыз да шул ук булды”.

Безнең “Ак калфак”, “Татар кызы” һ.б. иҗтимагый  оешмалар, конгресс алдында  торган  төп бурычларның берсе — телне саклау өчен милли аңны күтәрү, милли горурлыкны, тоемлауны үстерү.

Дәүләтчелегебезне югалтканнан соң, күңел түрләренә тирәнтен үтеп кереп, шом салган курку  хисен җиңү иң зур әхлакый-этик  бурычларның икенчесе. Татар  хатын-кызлары  күп телләр белеп тә, үз лөгатьләренең  иң матур, иң ямьле, борынгы икәнен онытмаска, аны  камил белергә тиеш. Татар  халкының менталитетына хас булганча, бары тик  мәгърифәт  нурының яктылыкка  илтүен аңлаган  аналар балаларына, оныкларына  югары белем бирү өстенә, туган телебезгә  мәхәббәт  уяту да мәслихәт икәнлеген аңлыйлар.

Милли  — азатлык өчен  көрәш еллары, халыкның шул рухка ышануы, тарихы белән дәррәү кызыксыну, үткәнебез илә горурлану артта калды дип  уфтанырга ярамый. Рус мәкалендәгечә, “ещё не вечер”, дөнья сәясәте, ил вәзгыяте катып калган төшенчә түгел. Авырлыклар, ясалма киртәләр  аерым  кешенең генә түгел, тулаем  халыкның характерын ныгытты. Борынгыдан  килгән саф, таза әхлагыбызга, гореф-гадәтебезгә таянып, без, киресенчә, бер йодрыкның бармаклары  кебек, бердәм  булырга, берләшергә тиешбез.

Россиядә яшәүче барлык милләтләр арасында (руслардан кала) татарлар — дәүләт тоткан һәм сан буенча да күпчелекне тәшкил иткән халык. Бу хакта  Уфада  ясаган  чыгышында Президентыбыз Р.Миңнеханов  бик урынлы искә төшерде. Илебездә  яшәүче вак мәмләкәтләр безгә  карап, үрнәк күрсәтүне өмет итеп, “татарлар  нишләр, алар бу  мәсьәләне ничек  хәл итәр”, дип  көтә. Бу  милләтебезгә  өстәмә җаваплылык йөкли. Без кабул итәргә тиешле стратегиядә татарларның лидерлык мәсьәләсе чагылырга, барлык милләтләр өчен  дә хәл ителергә тиешле, әйтик, ЕГЭне  үз милли  югары уку  йортыбызда туган телебездә бирелү мәсьәләсен  дә калкытып куярга тиешбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*