tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш кызы татар токымлы атлар үрчетү проекты белән Россия конкурсында җиңде
Тәтеш кызы татар токымлы атлар үрчетү проекты белән Россия конкурсында җиңде

Тәтеш кызы татар токымлы атлар үрчетү проекты белән Россия конкурсында җиңде

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студенты Анастасия Дмитриева агросәнәгать комплексы өлкәсендә яшьләр проектларының VIII Тимирязев конкурсында I дәрәҗә диплом алды. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.

Җиңүченең остазы Шамил Гафуровка диплом, ә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры Илнур Җамалетдиновка — «Бөтенроссия яшьләр форумында белем бирү оешмасы вәкилләре ирешкән уңышлар өчен» дипломын тапшырдылар.

Мәскәүгә «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлегенең өченче курс студентын читтән торып катнашу этабы нәтиҗәләре буенча чакырганнар. Сәфәр Анастасиядә онытылмаслык тәэсир калдырган, чөнки башкалада ул беренче тапкыр булган.

Мәскәүдә Тәтеш районы кызы татар токымлы атлар үрчетү буенча бизнес-проект яклаган.

«Кызыклы чыгышлар күп булды, чөнки форумга бөтен Россиядән иң яхшы студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды», — дип сөйләде конкурста җиңүче көндәшләре турында.

Шамил Гафуров сүзләренчә, Настя проектны эмоциональ яклавы белән белгечләрне кызыксындыра алган. Ул аны лаеклы тәкъдим итеп кенә калмаган, ә жюри сорауларына да җавап биргән һәм кайбер моментларны аныклаган.

Экспертларның берсе хәтта татар токымлы ат сатып алу теләген белдергән, ә башкалары бу хайваннарда йөреп карарга теләвен әйткән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*