tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында Роза Фәйзуллинаны хөрмәтләделәр
Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында Роза Фәйзуллинаны хөрмәтләделәр

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында Роза Фәйзуллинаны хөрмәтләделәр

Тәтеш районының Кече Әтрәч мәдәният йортында җирле шагыйрә Роза Фәйзуллинаның “Күңелемдә тургай тавышы” дип исемләнгән яңа җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Анда Казаннан, Ульяновскидан мәртәбәле кунаклар, районның “Авангард” гәҗите баш мөхәррире Инга Сәфәрова, районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, Мәскәү һәм башкалабыз артистлары, Тәтеш районы үзешчәннәре, Роза апаның балалары, якыннары катнашты.

Чарада районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова чыгыш ясап, Роза апага иҗат уңышлары, сәламәтлек теләп, алга таба шигырьләр көтеп калабыз диде һәм шагыйрәнең гореф-гадәтләрне саклап калуда зур хезмәт өлеше барлыгын билгеләп үтте.

Сания Сәмигуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*