tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / Тәтешле турында 1000 битле китап

Тәтешле турында 1000 битле китап

Февраль аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетын туган якны өйрәнүчеләрнең республика конференциясен  оештыра. Узган елның ахырында туган якны өйрәнүчеләрнең Бөтенроссия форумында татарлар яшәгән тәбәкләргә багышлаганган китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Әлеге күргәзмәгә куелган 300 дән артык китап арасында Башкортостанның Тәтешле районынына багышланган “Татышлинский рай” басмасы үзенең  бай эчтлеге, тирән мәгънәле булуы белән аерылып торды. Китаптагы 1000 битнең һәр кайсы 4 төсле итеп бизәлгән һәм аның эчтәлеген Тәтешле районда яшәүчеләр, атаклы якташлар турында сурәтләмәләр тәшкил итә.  1000 экземпляр тираж белән бастырылган бу китапны чыгаруга  Тәтешле район хакимияте дә,  һәвәскәр тарихчылар да зур өлеш керткән. Бу зур проектны уйлап чыгарган һәм үтәлешен гамәлгә куйган миллләтпәрвәр шәхес – Тәтешледә туып-үсеп Казанда яшәүче җәмәгатҗ эшлеклесе, Россиянең атказанган хокукчысы, Татарстан Югары мәхкәмәсе әгъзасы Рафаил Шакирьянов  әлеге бөек эшне үзене якташы, билгеле инженер, китапның мөхәррире  Томас Нигъмәтҗанов белән бергәләп башкарган. Китап һәм аны чыгару тарихы турыда Рафаил Шакирьянов белән журналист Римзил Вәлиев “Дөнья” студиясендә  сөйләшә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*