tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Рәшит Ягъфәровны искә алачаклар
Казанда Рәшит Ягъфәровны искә алачаклар

Казанда Рәшит Ягъфәровны искә алачаклар

Халкыбыз иҗаты җәүһәрләрен барлаган фольклорчы галим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның (1946-2008) тууына 70 ел тула. Шушы уңайдан 5 февральдә сәгать кичке 5тә Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында (Мөштәри ур., 14) Рәшит Ягъфәровны искә алу кичәсе була, диелә әлеге иҗади берлектән алынган алхәбәрдә.

Искә алу кичәсендә “Сорнай” фольклор төркеме, якташлары Сәнифә Рангулова, Динара Фәхриева, туган төбәге – Барда якташлык җәмгыяте һәм аның рәисе – Татарстанның халык артисты Мәсгуть Имашев, иҗтимагый хәрәкәттәге аркадашлары исеменнән Фәндәс Сафиуллин, каләмдәшләре, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан хезмәттәшләре катнашачак. Кичәгә җырлы-биюле халык уеннарын башкаручы балалар да чыгыш ясаячак. Әлбәттә, Рәшит Ягъфәровның гаиләсе кунак булып килер: хатыны Әкълимә ханым, улы, ТР Кинематографлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров, истәлекләре белән уртаклашыр, оныгы Мәликә бабасының шигырьләрен укыр, җырларын башкарыр дип көтелә.

Белешмә өчен. Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Оса педагогия училищесында белем ала. 1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый һәм Пермь өлкәсенең Барда район газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җирле радиотапшырулар дикторы һәм редакторы, Бардада укытучы булып эшли.

1973 елда исә Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире. 1995 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Ул Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992–2000 елларда аның рәисе булып эшли.

Р.Ягъфәров – татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1999–2005 елларда – БТИҮ рәисе.
Р.Ягъфәров “Шигърият чишмәләре”, “Татар халкының уен кораллары” дигән фәнни монографияләр, “Балалар фольклоры”, “Татар халык уеннары, “Уеннар” кебек егермеләп фольклор җыентыклары, 600дән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы буларак билгеле. 2006 елда исә “Тулпар моңы” дигән шигырь китабы нәшер ителә.

2008 елның 26 августында Рәшит Ягъфәров Казанда вафат булды.

Танылган якташының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, Барда районының Күчтәнти Баш авылы мәктәбе Рәшит Ягъфәров исемен йөртә, туган төбәгендә Ягъфәров укулары үткәрелә, хәтта район хакимияте Рәшит Ягъфәров исемендә премия дә булдырган иде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*