tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тимер атны иярләүчеләр
Тимер атны иярләүчеләр

Тимер атны иярләүчеләр

Бүгенге көндә тормышны авто-мобильләрдән башка күз алдына китереп булмый. Ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да тимер атны күптән йөгәнләде инде. Бер гаиләгә ике, хәтта 3 машина туры килә. Рәхәт бит, эшең, барасы җирең булса, утырдың да чыгып киттең. “Права”ң гына булсын…

Ижауда яшәүче Илһам Зарифуллин исә машина йөртүче һөнәренә бар тормышын багышлаган. Дүрт ел элек аның беренче тапкыр автоузышларда катнашуы, җиңүләре турында газетабызда язган идек инде. Кубоклар, медальләр һәм грамоталар – бүген аларның саны дистәләгән. 2019 елда Удмуртия чемпионатында 3нче урынга лаек булган. Бу җиңүләр артында аның көчле командасы да тора. Мәсәлән, бер генә старт та механик ярдәменнән башка узмый. “Һәр ярыштан соң без машинаны җентекләп карыйбыз. Төзәтәсе урыннары бар икән – көйлибез, автомобильне сафка кертәбез. Автоузышларда катнашучы һәр машина махсус регламентларга туры килергә тиеш”, — дип сөйләде Нәзәр Гәдәршин.

Илһам Зарифуллин хәзер машина йөртергә кызы Ләйләне өйрәтә. Яшүсмер кыз әтисе белән көн саен гаражда. Машинаны йөртә белү генә аз, аны көйли, сафта тота белү дә мөһим. Ләйлә: “Бу кызлар эше”, — дип тормый, әтисеннән бер дә калышмый. “Хәзерге вакытта бу кызлар эше, егетләр эше, дип аеру дөрес тә түгелдер инде. Ошый икән, ник үзеңне сынап карамаска? Киләчәктә машина йөртә белү дә, аны көйли белү дә кирәк булачак дип саныйм”, — ди ул. 18 яше тулгач, машина йөртү хокукы алу өчен, махсус мәктәптә дә белем алган. “Мин авто­узышларда катнаша торган машинада йөрергә өйрәндем. Шулай да, иң яхшы укытучым — әтием. Ул мине барлык нечкәлекләргә, курыкмаска өйрәтә. Еш кына аның машинасына утырып басуга чыгабыз. Ул миңа хаталарымны күрсәтә, аларны ничек төзәтергә, юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә. Иң зур хыялым, автоузышларда катнашып, әтиемнең юлын дәвам итү”, — ди Ләйлә.
Аларга зур уңышлар теләп калабыз!

Эльвира Хуҗина.

Дөресен генә әйткәндә…

Арабызда автоледилар бик күп. Машина йөртү хокукына ия булганнар бүген үз тормышларын “тимер ат”тан башка күз алдына китерәләр микән?

Ралина Зарипова, дизайнер: “Кайчандыр машина йөртү хокукы алганыма бер дә үкенмим. Барасы җирем бар икән, утырам да чыгып китәм. Атна саен авылга — әни янына кайтып йөрим. Аеруча хәзер — пандемия вакытында кулыңда үз машинаң булу бик уңайлы. Җәмәгать транспортында йөрисе юк”.

Алия Гарипова, бухгалтер: “Йөртү стажым шактый зур. 18 яшьтә, университетта укыганда “права” алдым. Шуңа күрә, хәзер тормышымны машинадан башка күз алдына китерү дә авыр. Бүгенге көндә нәрсәгәдер ирешәм дисәң, тизлек кирәк. Ә барысына да җитешү өчен, машинаң булу бик мөһим. Тик йөртү хокукына ия булдым да утырып чыгып киттем түгел. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлларда сак булырга кирәклеген дә онытмыйк”.

Эльвира Хәкимова, менеджер: “Әлбәттә, хәзер егетләр генә түгел, кызлар да машинаны оста йөртә. Юлда да хатын-кыз йөртүчеләрне еш очратырга мөмкин. Балаларны төрле түгәрәкләргә йөртергә, кибеткә барып кайтырга кирәк булса да, машинаңа утырып чыгып китәсең. Бу очракта син үз-үзеңә хуҗа, беркемне дә борчырга яки такси чакыртырга кирәкми”

 

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*