tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчурин театры татар тарихына багышланган опера тәкъдим итә
Тинчурин театры татар тарихына багышланган опера тәкъдим итә

Тинчурин театры татар тарихына багышланган опера тәкъдим итә

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры опера жанрына мөрәҗәгать итә. 20 гыйнварда композитор Эльмир Низамовның “Кара пулат” операсы күрсәтеләчәк. Либретто авторы – Ренат Харис, режиссер-сценограф – Георгий Ковтун.

Операның нигезе Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган  унике кыз турындагы риваятьтән гыйбарәт, дип яза театр сайты.

Сәмәрканд әмире Тимерләнг гаскәрләре Шәһри Болгар яулап алынган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Аларның берсе хан кызы була. Ләкин гаскәр башы  тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик, шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый…

Янгын тәмам… Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап- ак кимнән хан кызы пәйда була…

Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнелеген искәртә.

Операның солистлары: Гөлнара Гатина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Зөфәр Харисов, Денис Ханбаба.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*