tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тинчуринлылар һәм мәдәният әһелләре Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салды
Тинчуринлылар һәм мәдәният әһелләре Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салды

Тинчуринлылар һәм мәдәният әһелләре Кәрим Тинчурин каберенә чәчәкләр салды

15 сентябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының рухи юлбашчысы – Кәрим Тинчуринның тууына 133 ел. Шул уңайдан, Тинчурин театры мәдәни чаралар оештырган.

Чараларның иң беренчесе – Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу иде. Тинчурин артистлары, театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов һәм Мәрҗәни мәчете имамы Ансар Мифтахов та килгән иде.

Алып баручы – Розалия Чабатова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре сүзне матур истәлектән башлады:

– Кәрим Тинчуринның кабере янында без һәр елны җыелабыз. Хәтерегездә булса, беренче җыелган елны дога укыган вакытта таш өстенә ак күгәрчен килеп кунган иде. Без аны барыбыз да Кәрим Тинчуринның җаны дип кабул иттек… Бер гаепсезгә рәнҗетелгән, авыр язмышка дучар ителгән бөек татар улы Кәрим Гали улы алдында мең кат баш иябез, рәхмәтләребезне әйтәбез, үткәндәге ялгышлар өчен гафу үтенәбез…

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов театрның чаралары турында да әйтеп узды:
– Әгәр дә без Кәрим Тинчуринның горур исемен йөртәбез икән, без аны шул рәвешле алга таба күтәрергә һәм тагы да яңа әсәрләре белән тулыландырырга тиешбез. Белгәнегезчә, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев октябрь аенда аның тагын бер куелмый калган әсәрен сәхнәләштерергә тиеш иде, ләкин пандемия аркасында ул икенче елга күчте. Исеме әлегә сер булып калсын. Тагы да яңа әсәрләре табылсын, табылган әсәрләрен сәхнәләштерергә язсын. Татар музыкаль театрын Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевтан башка күз алдына китерергә мөмкин түгел, алар икесе бергә аңа нигез салучылар. 3 декабрьдә Салих Сәйдәшевнең юбилее булачак, ул көнгә дә безнең театрда бер чара әзерләнә… Урының оҗмахта булсын, Кәрим ага!

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов:
– Кәрим Тинчуринның үз заманында язган әсәрләре бүгенге көн вәзгыятьләренә дә туры килә икән. Алардагы сәясәт, кешеләр мөнәсәбәтен караганда, әсәр бүгенге көн өчен язылган кебек тәэсир кала. Менә шуның белән ул кыйммәтле дә. Кәрим Тинчурин чын мәгънәсендә классик драматург. Артистлар, сәнгать әһелләренең актерлык осталыкларын арттыру өчен, фикерләрен киңәйтү өчен дә аңа рәхмәт.

Фәнис Мөсәгыйтов тагын бер яңалыкны да әйтеп узды:
– Тинчуринның китабы чыкты хәзер. Күп кеше күрмәгәндер дә әлегә. Аны “Җыен” фонды чыгарды. Ул китапны һәрбер артистыбызга бүләк итәчәкбез.

Соңыннан имам Ансар Мифтахов Кәрим Тинчурин рухына дога кылды.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*