tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТНВ телеканалында «Татарстанда эшләнгән» проекты старт ала
ТНВ телеканалында «Татарстанда эшләнгән» проекты старт ала

ТНВ телеканалында «Татарстанда эшләнгән» проекты старт ала

ТНВ телеканалында һәм «Болгар радиосы» радиосында «Татарстанда эшләнгән» (Made in Tatarstan) акциясе башлана.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе сатып алучыларга, кулланучыларга республикада җитештерелә торган продукциянең зур ассортименты турында мәгълүмат бирә, аның сыйфатын, бәянең өстенлеген, сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын күрсәтәчәк.

ТНВ тамашачылары «Татарстанда эшләнгән» (Made in Tatarstan) проекты кысаларында «7 дней», «Татарстан хәбәрләре», «Новости Татарстана», «Здравствуйте» һәм «Манзара» тапшыруларында республиканың иң яхшы оешмалары һәм товар җитештерүчеләре турында татар һәм рус телләрендә имидж һәм мәгълүмати сюжетлар күрәчәк. Иң яхшы товарлар турында «Болгар радиосы» тыңлаучылары ишетәчәк.

Проект якшәмбе көнне ТНВ «7 дней» тапшыруында старт алды.

Бернигә дә карамастан җитештерүләрен, иҗатларын дәвам итүчеләр турында сөйләячәкбез. Без Татарстан индустриясе гигантларыннан түгел, ә инде 60 ел уңышлы эшләп килүче Яшел Үзән икмәк комбинатыннан башларга булдык. Алар берничә кризис кичерде, тик беркайчан да икмәк пешерүне туктатмады, – дип белдерде ТНВ генераль директоры Илшат Әминов ТНВ эфирында.

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*