enrutat
Баш бит / Төбәгебез горурлыгы
Төбәгебез горурлыгы

Төбәгебез горурлыгы

Нижгар татар җәмәгатьчелегенә күптән яхшы таныш булган күренекле милләтпәрвәр якташыбыз Рамил Әхмәт улы Салихҗанов иртәгә үзенең күркәм юбилеен – 70 яшен билгеләп үтә.

Әлеге гомер бәйрәменә ул гаять күп эшләр башкарып, олы тәҗрибә туплап килеп иреште. Рамил Әхмәтович бар гомерен халыкка намуслы хезмәт күрсәтүгә, укытучы буларак аң-белем таратуга, авыл хуҗалыгын үстерүгә, туган авылы Бозлауны төзекләндерүгә багышлый. Мәктәп директоры вазифасыннан китеп, авылдашлары үтенече буенча 27 ел Карл Маркс колхозын җитәкли, артка калган күмәк хуҗалыкны тәртипкә китереп, алдынгылар сафына чыгара, берничә еллар җирле сөт заводының директорлар советы җитәкчесе була. Озак еллар авыл советы, Спас районы Земство җыены депутаты (бүген дә ул шушы статуста), өч чакырылыш Земство җыены рәисе вазифаларын уңышлы башкара, берничә ел өлкә “Туган як” үзәгенең Спас районы бүлекчәсен дә җитәкли. Рамил әфәнде татар-мишәр көрәше буенча өлкә федерациясенә яңа сулыш өрде һәм сигез ел дәвамында аның президенты булып уңышлы эш алып барды, яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәп, алар арасында ярышлар оештырды.

Ә бүген ул төбәгебез татарлары автономиясенең рәисе буларак, өлкә күләмендә халкыбыз мәнфәгатен кайгырта. Милләтебезнең тарихын, гореф-гадәтләрен, ана телебезне, халык җәүһәрләрен саклауга зур өлеш кертә, нижгарлы милләттәшләребезнең данын өлкәдә генә түгел, башка төбәкләрдә дә танытыр өчен күп көч куя, үзара дуслыкны ныгыту өчен дә байтак файдалы эшләр башкара. Кыскасы, автономиянең уңышлы эшчәнлегендә Рамил Әхмәт улының хезмәте һәм тырышлыгы нык сизелә. Гомумән, ул кайда гына эшләсә дә, аның эшлеклелеге, төрле проблемаларны нәтиҗәле итеп чишүе, һәрбер мәсьәләгә профессиональ карашы, һәр кешегә ихтирамлы булуы югары бәяләнә.

Мондый уңышларга ирешү өчен Рамил әфәнде үз өстендә нык эшли, әлбәттә. Урта белем алып, Горький педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Петрякста физика фәнен укыта, аннары Бозлау мәктәбендә 2 ел завуч һәм 2 ел директор булып хезмәт куя.

1981 елның мартында авылдашлары соравы буенча җиң сызганып җирле колхоз рәисе вазифасына керешкәч, читтән торып авыл хуҗалыгы институтында икенче югары белем ала. Соңрак марксизм-ленинизм университетын бетерә. Шушы эшләү дәверендә Рамил әфәнде иҗтимагый тормышның уртасында кайный һәм һәрбер эшне җиренә җиткереп башкара. Әлбәттә, аның фидакарь хезмәте район, өлкә хөкүтләре тарафыннан югары бәяләнә.

Бүгенге көндә Рамил Әхмәтович Нижгар өлкәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы делегаты, Спас районының мактаулы гражданины, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, дәүләтебезне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен II дәрәҗә Бөек Петр ордены, рухи тормышыбызга куйган олуг хезмәте Россия мөфтиләр Шурасы һәм БТК тарафыннан “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән, “Туган як” редакциясе гамәлгә куйган “Ел кешесе” исеменә лаек булган күренекле якташыбыз.

Шушындый дәрәҗә, исем, бүләккә ирешүләр җиңелдән килмәгән, боларның нигезендә тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык үрнәкләре ятадыр, мөгаен. Шунысын да әйтергә кирәк, өйдә сине аңлаучы, һәрбер гамәлеңне хуплап торучы кешең булмаса, милли хәрәкәттә, иҗтимагый эшчәнлектә уңышлар булмас иде. Рамил әфәнденең җан юлдашы Кәримә ханым аның һәр башлангычында терәге һәм таянычы.

Берсе педагогия, икенчесе медицина институтын тәмамлаган ике яшь белгеч хезмәт юлларын Петрякста укытучы һәм табиб буларак башлап җибәрә. Бер-берсенә студент чакта ук гашыйк булган бу парның мәхәббәт тарихы 1975 елның март аенда шаулап-гөрләп үткән матур туй белән тәмамлана. Шушы көннән башлап, алар иңне-иңгә куеп, бер уйда һәм фикердә тату гомер итәләр. Рамил абыйның шәхси тормышы да күпләргә үрнәк булырдый. Ул өйдә абруйлы гаилә башлыгы, яратучан ир, кайгыртучан әти һәм дүрт оныгына сөекле бабай. Пожарлы Кәримә Каюм кызы белән Рамил Әхмәт улы баһадирдай ике ул үстереп, аларга олы тормыш юлына чыгарга ярдәм иткәннәр. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар — аның көзгесе. Илгиз белән Илдар гаиләләре белән Мәскәүдә яшәп, үз алларына эш алып баралар, әтиләре кебек тырышлар һәм максатчаннар, үзләренең балаларын да газиз әти-әниләре үрнәгендә тәрбиялиләр. Менә шул бала-оныклары Рамил абый белән Кәримә апаның бу тормышта иң зур куанычлары да, горурлыклары да.

Мөхтәрәм Рамил Әхмәтович, юбилейлы туган көнегез уңаеннан безнең – туганякчыларның да кайнар котлауларны һәм җылы теләкләрне дә кабул итегез. Башлангыч эшләрегез һәм алып барган иҗтимагый хезмәтегезнең җимешләре халык файдасына булсын, ә үзегез алардан күңел канәгатьлеге алыгыз, җан рәхәте күрегез. Сәламәтлегегез нык, гаиләгез имин, бала-оныкларыгыз итагатьле, якыннарыгыз, дус-ишләрегез Сезгә карата хөрмәтле булсын! Алга таба да дустанә мөнәсәбәттә булыйк, уртак проблемаларыбызны бергәләп чишәргә Ходай Үзе ярдәмен бирсен.

“Туган як” газетасы редакциясе коллективы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*