tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төбәк тарихын өйрәнүчеләр китапларын Томскта Яшь тамашачылар театрында тәкъдим итте
Төбәк тарихын өйрәнүчеләр китапларын Томскта Яшь тамашачылар театрында тәкъдим итте

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр китапларын Томскта Яшь тамашачылар театрында тәкъдим итте

Бүген Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы кысаларында галимнәр үз хезмәтләрен тәкъдим иттеләр. Томск төбәге тарихы, очерклар, җыентыклар, энциклопедияләр – бүген тәкъдим ителгән китапларның бер өлеше. Барлыгы 100 гә якын җыентык исәпләнә.

Чарада катнашучылар татар бистәсенең торышына карата үз фикерләре белән дә уртаклаштылар. БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, Томск шәһәренең перспективаларын, аның үсеш юнәлешләрен ассызыклады:

“Хөрмәтле милләттәшләр, безнең президентыбыз Рөстәм Нургалиевич монда булганда Томск шәһәре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга басым ясады. Форумнын эше күп: туризмга карата мөнәсәбәтләрне үстерү, тарихка карата эшебез дә шактый. Иманым камил, мондый тарих өйрәнелергә тиеш, ул безнең рухи байлыгыбыз. Томск өлкәсендә сакланган татар бистәсе –  шул байлыкның үрнәге. Салынган мәчетләрне сакларга, сакларга гына да түгел, кемнәр төзегән икәнен дә өйрәнергә. Биредә Фәүзия апа (Фәүзия Бәйрәмова) утыра. Аның алдына нинди генә бурыч куелмасын, ул аны тормышка ашырырга һәрвакыт әзер. Шулай ук залда утыручы Дамир Исхаков та тарихны фәнни яктан өйрәнүгә зур өлеш керткән, аңа да бик зур рәхмәт. Һәр авылда төбәк тарихын өйрәнүче булса, авылның тарихы ныклап өйрәнеләчәк. Имамнар турында да әйтеп үтәсе килә. Быел Казанда 1100 имам җыелды. Алар үзләрендә булган мәчет тарихын өйрәнүдә зур өлеш керткән. Форумның төп мәгънәсе – бистәләрне саклау. Бистәләрдә тормыш кайнарга тиеш. Биредә җыелганыгызга барыгызга рәхмәт!”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*